Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казанның мөселман яшьләре арасында үткәрелгән футбол уены төгәлләнде

Мечеть Ярдэм / Спорт / Казанның мөселман яшьләре арасында үткәрелгән футбол уены төгәлләнде

Казанның мөселман яшьләре арасында үткәрелгән футбол уены төгәлләнде. Спорт Кичә, ягъни 25 сентябрьдә, Казанның "Ярдәм” мәчете футбол кырында мөселман яшьләре арасында үткәрелгән ярышларга нокта куелды.

9 команда арасында оештырылган бәйгене ТҖ МДНнең Казан мөхтәсибәте һәм "Ярдәм” Хәйрия фонды оештырды. Әлеге чараның максаты - мөселман яшьләре арасында физкультураны һәм спортның абруен күтәрү, аларны спортның уен төрләренә тартудан гыйбарәт иде.

Турнир 20сеннән 25 сентябрьгә кадәр үтте. Һәр команда 8 уенчыдан торды. Җиңүчеләргә Кубок, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Беренче урынны биредә "Ярдәм” мәчете алды, икенче урын "Зәңгәр” мәчетенә эләкте, өченче урын исә "Әниләр” мәчете футболчыларына насыйп булды. Турнирның судьясы — Рафаэль Мифтахов.

Бүләкләрне тапшыру тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, "Ярдәм” хәйрия фонды президенты, ТҖ МДНнең хокук саклау бүлеге җитәкчесе Илһам Исмәгыйлев һәм ТҖ МДНнең яшьләр бүлеге башлыгы Айнур Әхмәтшин катнашты.

Илдар хәзрәт Баязитов турнирда катнашычуларны сәламләү нотыгында бу чараның "Экстремизмга – юк!” дигән республика күләмендә үткәрелүче айлык кысаларында үтүен билгеләп узды. "Татарстанның мөселман яшьләре җәмгыятебездә барлыкка килгән куркынычларга каршы тору өчен хәзер берләшергә тиеш. Яшь мөселманнар мондый турнирлар вакытында төрле экстремистик агымнарга үзләренең катгый юк дигән сүзләрен әйтәләр”,-диде Илдар хәзрәт Баязитов.

ТҖ МДНнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин исә үзенең нотыгы вакытында: "Без - мөселманнар һәм безгә тынычлык вә иминлек кирәк. Әйдәгез барыбыз да бергәләп, төзү һәм иҗат итү эшенә керешик. Өммәтебез һәм җәмгыятебез файдасына башкарасы эшләребез күп безнең! Футбол дигән тынычлык уены безне изге эшләргә берләштерсен!”-диде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды