Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Чечня егете Мөхәммәд – беренче

Мечеть Ярдэм / Спорт / Чечня егете Мөхәммәд – беренче

Чечня егете Мөхәммәд – беренче. Спорт Бүген Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге булган "Ярдәм”гә укырга килгән шәкертләр арасында кул көрәштерү чарасы үткәрелде.

Анда барлык көндәшләрен дә җиңеп, Чечня Республикасыннан Казанга укырга килгән 21 яшьлек Мөхәммәд Тимеров беренче урынны алды. Икенчедә – Мөхәммәт Вәлиев, өченчедә – Пермь вәкиле, 30 яшьлек Марат Санников.

Кап-кара сакаллы Мөхәммәд Тимеров шактый тыйнак кеше булып чыкты. "Безнең курсларда күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр укый. Шуңа күрә үземнең җиңүемне зур эшкә санамыйм”,-диде өченче дистәне башлаган Мөхәммәд Тимеров.

Шулай ук бүген бераз соңрак вакытта күрмәүче хатын-кызлар арасында да кул көрәше булып узды. 75 кг.га кадәрге үлчәүдә алар арасында Седа Башкаева - беренче, Линда Габдрәшитова - икенче, Әминә Кункуева өченче урынны яулады. 75 кг.дан авырраклар арасында Фәридә Ахуновага тиңнәр табылмады. Бу төр үлчәүдәге Камәрия Тарасовага - икенче, Гөлсара Галимовага өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды