Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / 4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне

4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне. Төп яңалыклар

Без, Россия халкы, 4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Халыклар дуслыгы - Татарстанның иң зур байлыгы. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, башкортлар һ.б. Республикабызда яшәүче милләтләр саны 173 ләп дип билгеләнә. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Дусларыбыз, күршеләребез арасында төрле милләт кешеләре бар. Без алар белән бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Башка милләтләрнең телләрен, тарихларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итәбез, үзебезнең тарихыбызны өйрәнәбез, гореф-гадәтләребезне үтибез, туган телебездә – татар телендә – сөйләшү безгә рәхәт, күңелле, җан җылысы бирә. Үзенең туган телен яраткан, белгән кеше туган илен дә ярата, хөрмәт итә.

Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2026 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды