Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Гарибләргә яхшы мөнәсәбәт

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Гарибләргә яхшы мөнәсәбәт

Гарибләргә яхшы мөнәсәбәт. Төп яңалыклар

Аллаһның рәсүле, гарибләргә бик яхшы мөнәсәбәттә булган һәм аларга карата җиңел булмаган заманда үзенең киң күңелен ачкан.

Мөмкинлекләре чиклеләр белән шаярткан, тормышка, җәмгыятькә яраклашсыннар өчен төрле уңайлыклар тудырган, хезмәткә яраклаштырган. Хәдисләрнең берсендә, Аллаһның рәсүле әйткән: “Сукырга булышу, чукрак яисә телсез белән бу рәвешле, аңа аңлашылырлык итеп аралашу; мохтаҗны теге яисә бу урынга озатып килү; газапланучыга авырлыгында ярдәм итү; көчсезне кулыннан тотып бару – ул сәдаканың бер төре”.

Аллаһның рәсүле, мөмкинлекләре чикле кешеләргә яхшы мөгаләмәдә булырга, аларны үз хәлләреннән оятмаска һәм аларга карата игътибарлы булырга киңәш иткән.

Пәйгамбәребез, мондый кешеләргә хөрмәт белән карауны һәм дә ярдәм итүне – гыйбәдәт кылуның бер төре һәм дә бу гамәл аша җәмгыятькә бәрәкәт иңүен җиткергән.

Аллаһның рәсүле гарипләргә, бик яхшы мөнәсәбәттә булган: аларны сыйлаган, алар белән шаярышкан, җәмгыятьтә яшәү мөһитен җайлаштырган, хезмәт итү мөмкинлекләре тудырган.

Көнкүрештә уңышларга ирешүләренә булышкан. Пәйгамбәребез Мөхаммәд с.г.в. кешеләрне: “Сукырга булышу, чукрак яисә телсез белән бу рәвешле, аңа аңлашылырлык итеп аралашу; мохтаҗны теге яисә бу урынга озатып килү; газапланучыга авырлыгында ярдәм итү; көчсезне кулыннан тотып бару – ул сәдаканың бер төре” булуын аңлаткан һәм хәерле гамәлләргә өндәгән.

Пәйгамбәребез гарипләргә һәм аларның җитешсезлекләренә озаклап карап торудан тыелуны сорый. Исламда бу гамәлләр кешенең начар холкын тасвирлый. Пәйгамбәребез, гарипләргә булышырга өндәгән, ә кимчелекләрен күрмәскә һәм алар хакында сөйләп йөрмәскә кушкан әмма кайбер замана мөселманнары бу мизгелләрдә хаттә бу гөнаһлы адымнардан да тоелмыйлар.

Бүгенге көндә гариплек, җәмәгатьчелекнеке булып түгел ә кешенең шәхси җитешсезлеге диеп кабул ителә.

Нишләп без, Алла с.в.т әйткән сүзләрне хәтеребездә йөртмибез: “Аллаһ үзенең колына шул мизгелгә кадәр булышыр, кайчан ул кол туганына ярдәм итеп торыр!” – имам Әхмәдтән бирелде.

Нишләп без, якыннарыбызга гына кагыла диеп уйлыйбыз, ә гарипләрне онытабыз? Гарипләргә карата кайда соң безнең миһербанлыгыбыз?

Пәйгамбәребез бит әйтте: “Җирдәгеләргә һәм дә күктәгеләргә, мәрһәмәтле булыгыз”. Пәйгамбәребез заманында да дөнья камиль булмавын аңлау кирәк, аның тирәсендә бик күп гарипләр була.

Ун кешегә инде бу дөньяда гомер иткәндә үк җәннәт вәгъдә ителә, аларның күбесе үз аякларында йөрүдән мәхрүм кешеләр. Әйдәгез әле, күз күременнән мәхрүмнәр хакында искә алыйк.

Пәйгамбәребез, Аллах сүзләре белән әйткән: “Әгәр минем колым сукыр булган һәм авырлыкка дучар ителгән мизгелләрендә, сабырлык күрсәтсә, мин аны җәннәт белән бүләкләрмен!” (Бухари) Әмма Аллахның рәсүле, беркайчан да, гарипләргә рәнҗетелгәннәргә карагандай карамаган.

Андыйларны рәнҗетмәскә дигән киңәшләре белән беррәттән, ул бу гарипләргә җаваплы эшләр дә йөкләгән.

Моннан кала, ул гарипләрне үзенең өмет өстәүче сүзләре белән юаткан.

Пәйгамбәребез, үз янындагыларга: җирдәге бәрәкәт нәкъ шушы гарипләр хакына бирелүен гел аңлаткан. Чөнки, мөмкинлекләре чикле кешеләр, үз кимчелекләре сәбәпле, гади кешеләрдән, җәнннәткә якынрак.

Илдар хәзрәт Баязитов


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2026 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды