Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Исеме «Ярдәм» булачак

Мечеть Ярдэм / ДЦПлы инвалидлар / Исеме «Ярдәм» булачак

Исеме «Ярдәм» булачак. ДЦПлы инвалидлар Узган шимбәдә Казанның Үзәк стадионында мини футбол буенча церебраль параличлы 16 яшьтән 60 ка кадәрге кешеләр арасында Татарстан беренчелеге булып узды. Анда 9 команда катнашты.

Азнакай, Актаныш, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Саба, Түбән Кама һәм Казанның 4 нче интернат, "Реал” командалары арасында үткәрелгән бәйгедә "Ярдәм” мәчете футболчылары ("Реал”), якташларын гына алга чыгарып, абруйлы икенче урынны яулады.
Ярышларны Татарстан Яшьләр эшләре, туристлык һәм спорт министрлыгы вәкилләре уздырды.

"Ярдәм” мәчетенә караган "Реал” командасының исеме киләчәктә үзгәрергә мөмкин. "Без аны киләчәктә "Ярдәм” командасы исеме белән атарга ниятлибез, чөнки татар исеме күпчелек халыкның күңеленә хуш килә. Без аның бары исемен генә үзгәртәбез, ә җисеме шул килеш кала. Нибары ике ай шөгыльләнеп, Татарстан күләмендә икенче урынны алу – безнең өчен яхшы нәтиҗә”,-диде үзенең исемен атауны кирәк тапмаган "Реал” командасы тренеры.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды