“Ярдәм” мәчетенең конференцияләр залында Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” МИХ фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Бөтендөнья Коръәнхафизлар оешмасы вәкиле Хәсән әл-Һади, КИУда Коръәнхафизлар әзерләү үзәге шәкертләре катнашында күрмәүчеләргә гарәп телендә яңа басылган Изге Коръән китаплары тапшырылды.
Әлеге Коръән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә шәех Хәсән әл-Һади ярдәмендә быел нәшир ителгән иде.
Бу чара барышында, тантаналы шартларда, “Ярдәм” мәчетенең Коръән әзерләү үзәгендәге өч шәкерткә Коръән укырга ярдәм итә торган “Түхфәт әл-Әтфәл” дигән кагыйдәләр җыентыгын өйрәнгән өчен иҗазлар бирелде.