Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетенә күз табибәсе килеп, лекция сөйләде

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / «Ярдәм» мәчетенә күз табибәсе килеп, лекция сөйләде

«Ярдәм» мәчетенә күз табибәсе килеп, лекция сөйләде. Күрмәүчеләр өчен

“Ярдәм” мәчетендә тернәкләнү узучы күрмәүчеләргә еш кына табибләр килеп, медицина өлкәсенә караган лекция укып китә. Бу юлы аларга күз табибәсе Наилә Хәмидуллина килеп, файдалы һәм кызыклы мәгълүмат ирештерде.

Офтальмология мәсьәләләре белгече бу юлы аларга азрак күргән кешеләргә ничек итеп күрү сәләтен сакларга, күзләрнең начарая башлавына профилактика үткәрү алымнары, шулай ук тулысынча күрү сәләтен югалтканнарга моның белән тормышның бетмәве, бәлки аңа ияләшергә кирәк булуы, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнүнең зарури булуы хакында сөйләде.

Шәкертләрнең күңеленә Наилә Илдар кызының сөйләгән сүзләре бик хуш килде. Лекция тәмамлангач, алар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, төпле җаваплар алдылар, Наилә Илдар кызының тагын килүен сорап калдылар.

Милли хәйрия берлеге идарәсе әгъзасы Илдар Хисаметдиновның әйтүенчә, киләсе атнаның пәнҗешәмбесендә (2 февральдә) икенде намазыннан соң, “Ярдәм”гә медицина фәннәре докторы, профессор Рөстәм Хәмитов килеп, күрмәүчеләр алдында чыгыш ясар, дип көтелә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды