Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетен Мәскәүдән килгән кунаклар карап китте

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / «Ярдәм» мәчетен Мәскәүдән килгән кунаклар карап китте

«Ярдәм» мәчетен Мәскәүдән килгән кунаклар карап китте. Күрмәүчеләр өчен

Узган ял көннәрендә Казандагы «Ярдәм» мәчетен карарга Мәскәүдән килгән кунаклар (15 кешелек экскурсия) килеп китте. Әлеге экскурсияне Казан Кремленең экскурсия бүлеге фирмасы оештырды. Бу тур “Мөселманнар Казаны” дип атала.

Мәскәүдән килгән кунакларга күрмәүчеләрнең һәм азрак күрүчеләрнең “Ярдәм” Укыту-дәвалау тернәкләндерү үзәген, аның компьютер классларын, массаж һәм йорт эшләре бүлмәләрен күрсәттеләр, шулай ук “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондының унлаган юнәлешле социаль эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Экскурсия тәмамланганда, кунаклар үзләренең күргәннәреннән нык тәэсирләнүләре һәм әлеге гаҗәеп үзәкне күбрәк кеше күрсен вә белсен иде дигән теләкләрен ирештерделәр.
Экскурсияне алып баручы Алтынова Лиана Ислам кызы “Ярдәм” мәчетенә яңадан яңа экскурсияләрне алып килергә теләк белдерде, чөнки аның сүзләренчә, “Ярдәм” мәчете һәм фондының эшчәнлеге Казанның гүзәл бизәге булып тора һәм республикага килгән кунакларга аның күрү файдалы булачак.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды