Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм" мәчетендә курслар башланды

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / "Ярдәм" мәчетендә курслар башланды

"Ярдәм" мәчетендә курслар башланды. Күрмәүчеләр өчен Бүген, ягъни 21 гыйнварда Казандагы «Ярдәм» мәчетендә күрмәүче мөселманнарның чираттагы курслары башланды. Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күрмәүчеләргә дини белем алуның нинди тәртиптә барачагын аңлатты, аларны мөгаллимнәр-мөгаллимәләр белән таныштырды.

Укулар, әлбәттә, гарәп телендәге Брайль системасын өйрәнүдән башланачак. Ә аннары физкультура, компьютер һәм башкалар. Бер ай вакыт эчендә биредә дини белем алучы мөселманнар һәм мөслимәләр курслар ахырында биш вакыт намаз укырга да, сүрәләр ятларга өлгерәчәк.



Бүгенге көндә аларның саны 40 кеше. Араларында Башкортстан, Чечня, Кисловодск, Пермь, Түбән Новгородтан һәм, әлбәттә, Татарстан районнарыннан килүчеләр дә бар. Сүз уңаеннан шунысын да әйтү мәслихәт: сиртмәле арбада гына йөрүче Буа кызы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова шулай ук Коръәнне укырга өйрәнү теләге белән килде. Узган елда бу талантлы кызның "Күңелем көндәлеге" дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Ә рәсем сәнгате буенча ул Халыкара "Филантроп" бүләгенә лаек булды, яшь язучыларның "Иделем акчарлагы-2012" бәйгесендә җиңү яулады.

"Ярдәм" мәчетенә әле тагын Дагыстаннан 4 кешенең килүе көтелә.



"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды