Яшь шагыйрә Лилия Сәләхетдинова 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр "Ярдәм" мәчетендә ислам нигезләрен өйрәнү буенча курста укый. Шул уңайдан, 5 февраль көнне, көндезге 14:00 сәгатьтә Лилиянең иҗат кичәсен уздыру планлаштырыла.
Лилия Сәләхетдинова ике китап (ИҖАТЫМДА МИНЕМ ТОРМЫШЫМ (2012), КҮҢЕЛЕМ КӨНДӘЛЕГЕ (2013), 13 җыр авторы. Җырларын Лилия Хәмитова, Рамилә-Рәзилә Батыровалар, Лилия Хәмитова, Миләүшә Сәгъдуллина һ.б. башкара.
Өч җырына клип төшерелгән: Гөлназ Шакирова - "Мәхәббәтсез булмый дөньяда" (Оскар Усманов көе), Булат Җиһаншин - "Мин синең белән (Булат Җиһаншин көе), Ринас Әхмәтов - "Яшиселәр килә" (Ринас Әхмәтов көе).
"ТОРМЫШЫМНЫҢ БЕР КӨНЕ" дип исемләнгән чарада Лилиянең китап презентациясе узачак. Кичәдә шигырьләр укылачак, Лилиянең сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак, шулай ук иҗатташ дуслары чыгыш ясаячак.