Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Ярдәм” мәчетендә шагыйрь Рөстәм Зәкуан белән очрашу булды

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / “Ярдәм” мәчетендә шагыйрь Рөстәм Зәкуан белән очрашу булды

“Ярдәм” мәчетендә шагыйрь Рөстәм Зәкуан белән очрашу булды. Күрмәүчеләр өчен 50 яшендә беренче китабы чыгып, бу вакыйгадан нибары 7 ел үтүенә карамастан, Рөстәм Зәкуан гаять танылган шагыйрь. Йөзләгән шигыренә җыр язылган, алар, шул исәптән, Салават Фәтхетдинов репертуарында да бар.

29 гыйнвар көнне шагыйрь Рөстәм Зәкуан “Ярдәм” мәчетендә бер айлык курста белем алырга җыелган кешеләр белән очрашты.

“Әнием 7 класс бетереп, гомере буе - 50 еллап китапханә мөдире булып эшләде. Без китап арасында үскән балалар инде. Иҗатта балачактан кайныйм. Район газеталарында чыккан язмаларны әнием җыеп бара иде”,-дип ул ана кыйммәте, туган тел һәм туган як кадере турындагы шигырьләре белән тамашачылар күңеленә үтеп керде.
Татарча аңламаучылар өчен Рөстәм Зәкуан рус теленә тәрҗемә ителгән китабын да кулына алып берничә шигырен укып китте.



Рөстәм әфәнде журналистика өлкәсендә дә эшли, совхоз директоры булып та, Азнакай районы хакимият башлыгы урынбасары, Дәүләт Советы депутаты булып та хезмәт күрсәтә. Очрашуда ул үзенең бай тормыш тәҗрибәсе турында да сөйләде, фәлсәфи фикерләре белән уртаклашты.

“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина: “Шундый зыялы кешебез туган якның кадерен белеп яза, ана, гаилә кадерен белә. Мирасның кадерен белү турында шигырьләре милли үзаңны күтәрергә ярдәм итә. Сез килгән мәчет - дөньяда бердәнбер. Илдар хаҗи Баязитов җитәкләгән “Ярдәм” мәчетендә кешеләргә яшәү яме бүләк итәләр, яшәү максаты бирәләр. Җитәкчеләрегезгә әйтегез, алар да монда килсеннәр, шундый изге эшләр башкарыла торган җир барын күреп китсеннәр”,- дип мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Зәкуан бүгенге көндә “Таттелеком” ширкәтендә эшли. “Җитәкчебез Лотфулла Шәфигуллин бик ярдәм итә торган кеше. Ул инде мәчетләр төзү, чишмәләр торгызу һәм башка хәйрия эшләрен актив алып бара. Мин аңа сезнең турында да сөйләрмен. Алла боерса, киләчәктә монда да килербез”,- дип җавап бирде.



“Ярдәм” мәчетендә дини белем алырга килгән кешеләр арасында үзләре шигырь язучылар да бар булып чыкты. Буадан килән шагыйрә Лилия Сәлахетдинова үзенең “Күңелем көндәлеге” дип исемләнгән шигырьләр китабын, Чайковский шәһәреннән килгән Гөлсинә Фәсхетдинова үз әсәрләр җыелмасын Рөстәм Зәкуанга бүләк иттеләр. Шагыйрь үзе дә китапларын күпләп алып килгән иде, кызыксынучыларга ул үз китапларын тапшырды.

“Ярдәм” мәчете матбугат үзәге

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды