Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Күрмәүчеләр "Спорт" музеенда булды

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Күрмәүчеләр "Спорт" музеенда булды

Күрмәүчеләр "Спорт" музеенда булды. Күрмәүчеләр өчен Сочида Олимпиада барган бу көннәрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм кешеләрне физик культура, спортка җәлеп итү максатыннан, Казаныбызда да төрле чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы бераз күрүче шәкертләргә Шамил Галиев исемендәге "Спорт музее”н күрсәтү оештырылды.

Билгеле булганча, физкультура һәм спортта җөмһүриятебез Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, өченче урында бара. Ә менә спорт музейлары арасында казанлылар Ижевскидан тыш, икенче урында.

Казандагы «Ярдәм» мәчетенә укырга килгән мөселманнарны "Спорт музее”нда бик җылы һәм дустанә каршы алдылар. Спорт мирасханәсе директоры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Асия Мәхмүт кызы Яруллина аларга татарстанлылар алган орден-медальләрне, кубокларны, спортчыларның киемнәрен күрсәтте.

Әгәр бу үзенчәлекле музейның барлыкка килү тарихына тукталсак, андый фикер республиканың Дәүләт спорт комитеты элекке җитәкчесе Шамил Галиев башына 1994 елда ук килә. 1996 елның 5 гыйнварында ул вакыттагы Дәүләт спорт комитеты рәисе Хәниф Мортазин "Спорт музеен төзү турында” дигән фәрманга кул куя. 1998 елның 2 октябрендә "Батыр” физкультура йортында спорт музееның тәүге экспозициясе ачыла. Анда "А. Курынов – бөек спортчы” дигән мемориал барлыкка килә. Һәм башка стеллажлар да озак көттерми. Әйтик, узган гасырның 30 нчы елларында гер күтәрүдә Россия каһарманына әйләнгән Татарстан кешесе Николай Жеревцов ике бармагы белән 32 кг.лы герләр күтәрә торган була. Аның герләре шулай ук "Спорт музее”на куелган. Казан командасы капкачысы Сергей Абрамов ике тапкыр Россиядә иң яхшы капкачы дип таныла, 1994 елда Лиллехаммердагы Олимпиадада катнаша.

"Спорт музее”на 1973-1980 елларда фехтование буенча СССР командасы өлкән тренеры булган Владимир Житлов, төрле дәрәҗәдәге медальләр алган спортчылар Наилә Гыйлаҗева, Ольга Князева, Валентина Никонованың исемнәре алтын хәрефләр белән музейга язып куелган. Анда авыр атлетикада җиңүләр яулаган Александр Курынов, боксчылар Айрат Хамматов, Фоат Гатин, әтисе аш-су остасы булган Юныс Әхмәтҗановның улы тренер Фоат Әхмәтҗанов, җиңел атлетикада 1992 елда Барселонада барган ярышта бүләкле урын алган Лилия Нуретдинова, Гөлнара Сәмитова исә 2008 елда Пекинда барган Олимпия уеннарында җиңүчеләр сафында булды. Аларның музейда медальләре, рәсемнәре, кубоклары, җиңү яулаган чаңгылары, конькилары, хәтта киемнәренә хәтле бар. Музейга баргач, мондый лаеклы спортчыларыбызның шактый күп булуына шаһитлек кыласың.

Музейны дистә еллар буена инде Асия Мәхмүт кызы Яруллина җитәкчелек кыла.
Музейда "Ак Барс”, "Рубин”, УНИКС командалары, спорт журналистлары турында да мәгълүмат бар. Анда шашка-шахмат остасы Рәшит Нәҗметдинов турында да хәбәрләр язып куелган. Татар көрәшенә, ирекле көрәшкә игътибар бирелгән.

Тагын шунысы бар: талантлы спортчыларның кайберләре спорттан киткәч, иҗат эшенә бирелгәннәр. Музейда шундыйларның рәсемнәре дә куелган.

Музейда атказанган ветеран спортчылар, тренерлар хакында да сүз булды. Анда хәзерге вакытта Сочида бара торган Олимпиада турында фикер алышу булды. Россия җыелма командасы анда хәзергә 6 нчы урында бара. Беренчедә - Голландия, икенчедә – Канада, өченчедә – Норвегия.

"Ярдәм” мәчете шәкертләре Казандагы "Спорт музее” белән таныштырган Аллаһ бәндәләренә олуг рәхмәтләрен әйтеп, зур канәгатьләнү хисләре белән үзләренә кайтып киттеләр.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды