“Ярдәм” укыту-дәвалау үзәгендә тернәкләнү узучы күрмәүчеләр үз шөгыльләрен иң гади нәрсәләрдән башлыйлар. Алар биредә бер ай вакыт уку чорында эшләрен катлауландыра барып, хәзерге заманга ярашлы иҗади үрнәкләр кылуга кадәр килеп җитәләр. Бу шөгыльне үзләштереп, алар үз куллары белән матур тәлинкәләр барлыкка китереп, шатлыклы хис кичерәләр.
Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова әйтүенчә, эшнең иҗади рәвештә баруы күрмәүчеләр өчен бик мөһим икән. Ул: “Быел бездәге күрмәүчеләр арасында яңа кешеләр күп. Аларны ислам диненә өйрәтүдә өлкән тәрбияче Камәрия Тәлгать кызы Тарасова аеруча тырышлык күрсәтә. Камәрия ханым хәтта хәзер шәкертләрне укытырга да кереште, ягъни ул мөгаллимәгә әйләнде. Без, гомумән, укытучыларны үзебезнең элекке шәкертләр арасыннан эзләргә тырышабыз, ягъни мөгаллимнәрне үзебез әзерлибез. Ә күрмәүчеләрнең тәлинкә бизәве – “Ярдәм” үзәгенә ияләшүнең һәм тернәкләнүнең тәүге этабы. Безнең гамәли сәнгать белгечләре беренче көннәрдән үк тәлинкәләрне бизәү өчен шәкертләрне пластилин, сәйлән (бисер), энҗе бөртекләре белән эшләргә өйрәтә. Бу исә аларның фикерләвен үстерә, иҗади мөмкинлекләрен арттыра, бармакларының укуга сәләтен күбәйтә, хәтта кайберәүләрнең гомерләренә җитәрлек шөгыль булып кала”,-диде.