Күрмәүчеләрне "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага Пермьнең Барда районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозаффаровтан "Рәхмәт хаты” килеп иреште. Анда мондый юллар бар:
"Мөхтәрәм Мәликә ханым!
Пермь краеның Барда муниципаль районы күрмәүчеләрен укыткан һәм рухи яктан тәрбияләгән мәрхәмәтле йөрәгегез өчен ихлас күңелдән әйткән рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз.
Ниятләгән планнарыгызны тормышка ашыру һәм уңышка ирешүегез өчен Аллаһыдан көч-куәт теләп калам”.