Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөселманнар өчен Мөхәммәд Пәйгамбәрдән дә якын кеше юк – З.Давудов

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Мөселманнар өчен Мөхәммәд Пәйгамбәрдән дә якын кеше юк – З.Давудов

Мөселманнар өчен Мөхәммәд Пәйгамбәрдән дә якын кеше юк – З.Давудов. Күрмәүчеләр өчен

Аллаһы Тәгаләнең сүзе белән башланып һәм тәмамланып, сөекле Пәйгамбәребезне зурлап уздырган Мәүлид кичәсе кабат “Ярдәм” мәчетенең күркәм чатырын бизәде. Бу юлы биредә Мәүлид бәйрәмен “Планета: одежда и обувь” компаниясе билгеләп үтте, мәхәллә халкына бәйрәм ясады. Әлеге кичәдә "Сөләйман" мәчетенә йөрүчеләр дә бар иде.

Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең вәгазьләрендә, нәсыйхәтләрендә: “Бар эшегезне дә Аллаһы Тәгалә сүзе белән башлагыз, Аллаһы Тәгалә сүзләре белән тәвәккәлләп дәвам итегез, Аллаһы Тәгаләнең сүзләре белән төгәлләгез”, - дип әйткән. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы Коръәнне өйрәнү үзәге җитәкчесе Зыяратша Давудов Коръән аятьләре укып, "Ярдәм" мәчетенең имамы Раил хәзрәт Әхмәтов дога кылып, башланып китте дә инде кичәбез.

Бу юлы Мәүлидне атаклы мөнәҗәтче Ильяс Халиков алып барды. Ул үзенең дини җырлары белән халыкта билгеле. Татарстанның халык артисты, оста мөнәҗәтче Миңгол Галиевнең шәкерте.

“Әлһәмдүлилләһи раббил галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә расулинә Мухаммәдин вә галә әлихи вә сахбихи әҗмәгыйн. Бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы һәм без Адәм балаларын акыл нигъмәте белән нигъмәтләндерүче Аллаһ Сөбеханәкә Тәгаләгә күңелебезнең түрләреннән чыккан мактауларыбыз булса иде. Һәм сөекле Пәйгамбәребез, сөекле хәбибебез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)гә әйткән салават-шәрифәләребез барып ирешсә иде”, - дип башлап җибәрде үзенең чыгышын И.Халиков.

Рабигуль әүвәл ае тормышыбызга бәрәкәт өстәсен

“Рабигуль әүвәл аеның бәрәкәте, шушы матур җыюлары безнең күңелебезгә дә, безнең гаиләләребезгә дә, тормышыбызга да бәрәкәт өстенә бәрәкәт өстәсен иде”, - дигән теләкләрен теләде.

Кичәнең башыннан ахырына кадәр Аллаһның Илчесе булган Расүл Әкрамның тормыш юлы вәгазләр, нәшидләр, мөнәҗәтләр аша кунакларның күңеленә үтеп керде. Кызыл җеп булып Мөхәммәд (с.г.в.)нең ятимлеге, ислам динен таратуы, аның фикердәшләре турындагы мәгълүмат озата барды.

Татарстанның халык җырчысы Миңгол Галиев дин кардәшләребезне шәкерте Ильяс Минһаҗев белән бергә мөнәҗәтләр әйтеп сөендерде.

Миңгол абый:

- Хуш килдегез, мәрхәбә

Мәрхәбә, йә мәрхәбә

Рәхмәт итсен, бу Аллаһу

Хуш килдегез, мәрхәбә, - дип сузды ул.

...Диндә ихлас булыгыз, нияттә саф булыгыз, - дип тә нәсыйхәтен бирде.

... Җаныңны паклыем дисәң, үземне саклыем дисәң,

Сүзеңне аклыем, дисәң, иртән-кичен укы Коръән, - дип тә киңәш итте. Күренеп тора: әлеге мөнәҗәтләр тулы бер тормышны чагылдыра.

Аның шәкерте Ильяс Минһаҗев исә:

- ...Барчаларыгыз амин диегез,
Догаларыбыз кабул булсын.
Фәрештәнең дә амин дигән
Сәгатенә туры килсен.
Ятим булдым, фәкыйрь булдым,
Ятимнәрнең хәлен белдем.
Ятимлегемә үкенмим,
Мөхәммәт өммәте булдым, - дип, Тукайга багышлап җыру сузды.

И.Халиков бу мөнәҗәтләрнең мәгънәсен гади генә итеп: “Безнең тормышыбыз шундый мөнәҗәтләр белән бизәлсә, бу мөнәҗәтләрдә әбиләребезнең гореф-гадәтләре, дини-әхлакый тәрбияләре барса, бу яшьләргә дә, оныкларыбызга да дөрес тәрбия бирәбез дигәнне аңлата”, - диде.

Күрмәүче кеше дә Пәйгамбәребезне күз алдына китерергә тырыша

"Мөслимә" берлеге рәисе Әлмира Әдиатуллина үзләренең оешмасы эшчәнлеге мисалында яшь буынны тәрбияләү, Ислам дине тәгълиматын халыкка җиткерү хакында сөйләде.

Аннан соң Зыяратша хәзрәт Давудов Мәүлид бәйрәменең әһәмияте, бу бәйрәмнең безгә нигә кирәклеге икәнлеге турында вәгазь, нәсыйхәт бүләк итте.

“Бу кешене һәркемнең күрәсе килә. Кешеләр Мөхәммәд Пәйгамбәр белән очрашырга тели. Күрмәүче кеше дә Пәйгамбәребезне күз алдына китерергә тырыша. Без барыбыз да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)не яратабыз. Аның белән фирдәвес җәннәтләрендә бергә булсак иде. Ул җир йөзендә бик бөек кеше булган”, - диде. Пәйгамбәрнең балачагы, тормышы белән таныштырып үтте.
“Алты яшь тулганда, әнисе үлеп китә. Сигез яшькә кадәр бабасы тәрбиясендә яши, аннан соң Гали (РАГ) нең әтисе Әбү Талиб аның укытучысы була. Әбү Талиб Мөхәммәд (с.г.в.)нең зур ярдәмчесе була. Үз әткәсе кебек ярата", - диде ул.

Хәзрәт сөекле Пәйгамбәребезнең хәләл җефете Хәдичә (радыйаллаһу ганһә) турында сөйләде. Ислам динен таратуда аның керткән өлешен бәяләп үтте. Сөекле Пәйгамбәребезнең холык-фигылен тасвирлап, ул болай диде. Гайшә (радыйаллаһу ганһәдән) Пәйгамбәр турында сорагач ул: “Коръәннең үзе иде”, - дип җавап биргән. "Без бүген Коръән ачып укырга тиеш, Коръән аятьләрен укыганда, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең холык-фигылен күрә алабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: "Синең холык-фигылең бөектер", - ди. Ул 1400 ел элек үк вафат булуга карамастан, без аны көненә, аз дигәндә, 5 тапкыр искә алабыз. Намаз укыганда да аны искә төшерәбез. Салаватлар укыйбыз. Мөхәммәд пәйгамбәрне искә төшерү безнең өчен ваҗиб (обязательный) булып тора. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Мөхәммәд (с.г.в.) һәр мөселманның иң якын кешесе булып тора. Мөселманнар өчен аннан да якын кеше юк, ди”, - дип сөйләде.

Зыяратша хәзрәт шулай ук кичәне оештыручыларга: “Сезне безгә иганәчеләр итеп җибәргәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәсем килә”, - дип, “Ярдәм” мәчете алып барган эшчәнлек белән таныштырды.

“Үзегезнең дусларыгызны да безнең мәчеткә чакырыгыз”, - дип, Мөхәммәд Пәйгамбәрдән бер тарих белән таныштырды. “Җәннәт ишекләре ачылганда, иң беренче булып галимнәр килер, ди. Алардан нәрсә теләүләре белән кызыксынырлар. Галимнәр җәннәткә беренче булып керергә теләүләре турында әйтер. Алардан нишләп алай булуын сорарлар. "Чөнки без галимнәр булдык, белем алдык", - диярләр. "Сез ничек белем алдыгыз, сезне кем ашатты? – дип сорарлар галимнәрдән. Алар: "Сәхи кешеләр бар иде, алар безгә булыштылар", - диярләр. Сәхи – ул Аллаһы ризалыгы өчен бирүчеләр, мәдрәсә шәкертләренә булышучылар. Һәм шул чакта сәхиләр беренче булып керсен дип әйттеләр. Алар киләләр дә керәләр. Галим булу җиңел. Ә Аллаһ ризалыгы өчен бирүчеләр өчен җиңел түгел. Ул галим, шул ук вакытта саран булырга мөмкин. Бернәрсә дә белмәүче кеше булырга, әмма юмарт булырга мөмкин, - дип сөйләде Зыяратша хәзрәт. - Шуңа күрә без бу дөньяда юмарт булырга, эшләребезне Аллаһ ризалыгы өчен эшләргә тиеш”.

Бәйрәм көнне Мөхәммәд (с.г.в.) агач төбендә утырган ятим баланы күрде, башыннан сыйпады, синең әтиең булам, - диде

Аннан соң җырчы Илгиз Шәйхразиев Ильяс Халиковның Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ятим булганлыгын искә төшерүен, Пәйгамбәрнең ятимнәрнең, мохтаҗларның хәлен аңлаганлыгын әйтте.

“Мин сезгә Пәйгамбәребез белән булган бер хәлне сөйлисем килә диде”, - диде ул. Аның мөнәҗәте дә Пәйгамбәрнең ятимлегенә, аның ятимнәрнең хәленә керүе турында иде. Бәйрәм көнне Мөхәммәд (с.г.в.) агач төбендә утырган ятим баланы күрде, башыннан сыйпады, синең әтиең булам, - диде. Бала шунда дөягә утырып сәяхәт кылырга теләген белдерә. Пәйгамбәр дөя булып, баланы утыртып йөри. Сәхәбәләр моны күреп елашалар. Пәйгамбәр сәхәбәләргә үзен баладан сатып алырга куша. “Ятимнәрнең, мохтаҗларның хәлен белешеп торыйк”, - дип тәмамлады чыгышын җырчы. Билгеле булганча, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды карамагында "Гаилә учагы" дигән балалар йорты эшли. Анда тәрбиягә алынган 10 бала тәрбияләнә.

Кичәбезне дини шигырьләр белән Лилия Сәлахетдинова, Эльвира Ибраһимова ямьләндерде. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы Коръәнне өйрәнү үзәге шәкертләре нәшид башкарды, җырчы Динар Шәймәрданов мөнәҗәт сузды.

Мәүлид күмәк дога белән тәмамланды.

Римма Гатина.

Дамир Касыймов фотолары.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды