Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Намазны ясалма аякка утырып укучы Хәмзәт

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Намазны ясалма аякка утырып укучы Хәмзәт

Намазны ясалма аякка утырып укучы Хәмзәт. Күрмәүчеләр өчен Әйе, чынлап та, ерак араларны якынайтып, Чечня, Ингушетия һәм Дагыстаннан Казанга дини белем алырга килгән ул зәгыйфь затларга сокланмыйча мөмкин түгел! Коры, эссе чүлдә барып, суга сусаган кешедәй, алар "Сөләйман” мәчетенә килгән беренче көннән үк Брайльчә язылган китапларны йотлыгып укырга керештеләр. Шулар арасында иң хөрмәтле затларның берсе ул – Хәмзәт Алмазхановтыр.

1951 елда Казахстанның Семипалатинск каласында сау-сәламәт булып дөньяга килгән Хәмзәткә тәкъдире күп сынаулар әзерләп куйган икән. 1963 ел аларның гаиләсе өчен олы кайгы елы буларак кереп калырга хаклыдыр.

Һәммәсе дә бертуган абыйсы Заурның өйләнергә теләвеннән башланды. Бер караганда, монда гаҗәпләренлек бер ни дә юк сыман. Адәм балалары туалар, үсәләр, өйләнешәләр һәм мәңгегә күзләрен йомалар. Тик 1963нең кышы Алмазхановлар гаиләсенә биниһая зур кайгы-хәсрәт алып килде.

Беркем дә үзенең язмышын алдан белә алмый шул. Шуның белән адәм баласы бәлки бәхетледер дә. Ул көнне гаилә башлыгы Нурет 12 яшьлек улы Хәмзәтне үзе белән ияртеп, Ингушетиядә яшәүче дустына юл алды. Аның нияте туй үткәрү өчен дусты Хәмзәткәдән эре мөгезле терлек һәм сарыклар алудан гыйбарәт иде. Һәммәсе дә ул уйлаганча килеп чыкты: дусты туй мәҗлесе өчен кирәкле терлекләрне берсүзсез бирергә булды. Берникадәр кунак булганнан соң, алар кайтыр юлга чыкты. Әмма тауларда табигат тиз үзгәрүчән. Ул арада көчле буран башланды. Нуред тизрәк кайтып җитү теләге белән адымнарын тизләтте. Әмма инде бераздан үзәкләргә үтәрлек көчлы суык аларның бу ниятенә каршы төште һәм ата белән бала адашты. Төне буена шулкадәрле күп йөреп, нык арылган иде ки, кем әйтмешли, җеп өзәрлек тә хәлләре калмады. Инде алга бару турында уйлыйсы да юк иде. Ышык урынны эзләп табып, ата белән бала бер-берсен елышып, барлык булган киемнәргә бөркәнеп, алар йокларга ятты.

Иртәнге якта буран тынган иде. Әтисе Хәмзәтне үз гәүдәсе белән каплаган. Малай көч-хәл белән генә аның астыннан чыгып, туңган гәүдәсен турайтты. Ул аякларының уттай янганын сизде. Әйтерсең, аларны кызган мичкә тыгып куйганнар. Хәмзәт ике аягының да өшегәнен тоеп, хәсрәтле уйларга бирелде. Әтисе белән бу хакта киңәшергә теләде, тик якын кешесе аның дәшкәненә җавап бирмәде: ул мәңгегә күзләрен йомган иде. Менә шул чагында үзенә чынлап торып зур афәт – бәла килгәнен аңлады. Алай гына да түгел, аларның гаиләсенә килгән олы фаҗига иде бу. Әмма ул әле исән. Димәк, гомереңнең алай тиз чикләнмәве өчен җан - фәрманга көрәшергә, тартышырга туры киләчәк. Бер мизгелдә Хәмзәтнең баш миеннән әнә шундый уйлар йөгереп узды. Ул хәзер әтисенә ышаныч баглый алмый. Өмет фәкать Аллаһта.

Менә ул билендәге каешын суырып алып, аның белән җансыз әтисен эләктереп, ерак түгел генә күренеп торган юлга таба сөйрәп китте. Элек аяклары исән вакытта уйнаклап кына үткән 15 метр ара хәзер Хәмзәткә шулкадәрле авыр һәм озак булып тоелды. (Ул чакларны искә төшергәндә әле дә бөтен тәне чемердәп китә аның.) Менә көтмәгәндә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, алда берничә җанвар күренде. Бүреләр! Ничек котылырмын алардан дигән уй-фикер аңын томалады Хәмзәтнең. Куркуыннан ул җиргә утырды. Шулчагында теге җанварлар үзләре үк өркеп, кырыйга сибелде. Җылы йөгерде Хәмзәтнең күңеленә. Димәк, алар бүре түгел! Бары кара төстәге этләр икән!. Тик каян килде икән алар бирегә? Тирә-юньдә очсыз-кырыйсыз таулар да таулар. Хәмзәт карлар йомарлап, аларны этләргә ыргытырга әзерләп куйды. Ул әтисен сөйрәп, тагын 10 метр ара узды. Шунда арт яктан кемнеңдер: "Рамазан!”-дип кычкырган авазын ишетте. Шайтан – Иблис тавышыдыр кебек тоелды ул аңа. Хәмзәт кинәт артка борылып карады һәм анда үзенә дәшүләрен ишетте. Шунда әтисенең дустын күреп, шатлыклы хисләр кичерде. Әтисенең дусты Хәмзәнең биредә ызбасы бар икән. (Алар терлекләрне дә шул ызба - землянкада асрыйлар, печәнне дә монда әзерлиләр һәм саклыйлар.) Ул үзенең чечен адашын шунда алып керде һәм тиз генә аның туганнарына шалтыратты. Озакламыйча, Хәмзәтнең туганнары килеп җитеп, 12 яшьлек баланы хастаханәгә салдылар. Аның сул аягының бармаклары кара янган иде, алар өшегән булып чыкты. Ул бармакларны кистеләр. Ә уңының үкчәсе өшегән, аны шулай ук кисеп алдылар. Хәмзәттә укуга омтылыш көчле һәм сәләте дә зур иде. Аның иптәшләреннән артта каласы килмәде. Хастаханәдә ятканда да, өйгә кайткач та ул вакытны бушка уздырмады. Сыйныфташларын куып җитү өчен аңа алгебра һәм рус теленнән бәләкәй генә имтихан тапшырырга туры килде. 1969 елда ул урта мәктәпне, ягъни 10 классны уңышлы гына тәмамлап чыкты. Тик Хәмзәтнең уң аягы авыртырга, дөресрәге, сызларга кереште. Аңа түзәрлек әмәл калмады. Алай гына да түгел, ул аягы чери башлады. Табибларның хөкеме катгый яңгырады: уң аякны тезгә кадәр кисмичә булмый! Алар шулай эшләде дә.

Хәмзәт 1969 елда инде югары уку йортына керә алмады. Киләсе елны исә Төньяк Осетия медицина дәүләт институтына укырга керде. Бу, әлбәттә, аның өчен зур бәхет иде. Тик укырга кереп кенә түгел бит әле. Протез аяк белән кайбер мәсьәләләр килеп чыгу сәбәпле, практиканы үти алмады ул. Шуңа күрә Хәмзәтне институттан чыгарырга теләделәр. Бу хакта өйдәгеләргә әйткәч, алар аңа Әстерхандагы медицина институтына күчәргә киңәш бирделәр. Ул шулай эшләде дә һәм 1976 елда Әстерхандагы институтны уңышлы тәмамлау бәхетенә иреште. Чечняның Сәламәтлек саклау министрлыгы Хәмзәт Алмазхановны Шатой районына билгеләсә дә, ул алардан үзен әтисенең туган җиренә – Ведено төбәгенә җибәрүләрен сорады. Веденога физио-терапевт кирәк икән. Әгәр Хәмзәт шушы һөнәр буенча эшләргә теләсә, аңа бу мөмкинлекне барлыкка китерү ихтималы булуы турында әйттеләр. Хәмзәткә ризалашырга гына калды. Һәм ул физио-терапевт һөнәрен үзләштереп, 17 ел буена хезмәт куйды. Хәмзәт үзенең һөнәрен белеп һәм яратып башкарды. Аның үзен дә ихтирам кылдылар. Соңгы 3 елда ул инде баш табиб урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде.

Беркөнне иртәнге якта эшкә ашыкканда, Хәмзәт чак кына машина астында калмады. Әле ярый шоферы тормозга басып калды. Шулай да ул: "Хәмзәт, машина астына кермә”,-дип аны кисәтәсе итте. Веденода олысы да, кечесе дә белә иде бер аягында протез булган табибны. Ул: "Гафу итегез, мин бит машинаның килеп чыкканлыгын күрмәдем”,-дип аннан итагатьле итеп гафу үтендә, ә үзе сагаеп калды. Хәмзәт уң күзен кулы белән каплады һәм үзенә күрә зур ачыш ясады: сул күзе бөтенләй дә күрми башлаган, лабаса! Күз табибы-окулист аның сул күзендә глаукома дигән диагноз куйды һәм республика хастаханәсенә барып дәваланырга дигән юллама бирде. Ә андагы табиблар исә сул күзне инде коткарып булмый, уң күзне глаукомадан дәваларга дигән карар чыгардылар. Тик моның файдасы тимәде, чөнки глаукома күзәнәкләргә нык үтеп кергән иде.
Аннары "миннән киткәнче – иясенә җиткәнче” дигән кебек нәрсә килеп чыкты. Чечня табиблары Хәмзәтне бездә дәвалап булмый дип, Ростов каласына җибәрделәр. Ә алар, үз чиратында, аны Мәскәүгә озаттылар. Федоров исемендәге клиникада Хәмзәткә шактый озак дәваланырга туры килде. Тик барыбер аның күзләрен тулысынча сау-сәламәт хәленә китерә алмадылар. Чечняга кайткач, аның күзе тагын сызларга кереште. Түзем торырга мөмкин түгел иде. Хәмзәткә кабаттан Мәскәүгә чыгып китүдән гайре чара калмады. Башкалада аңа сул күзгә ампутация ясарга кирәк диделәр. Ул моңа риза булмады. Хәмзәт Мәскәүдә яшәүче туганнан туган энесенә китте. Әле күрүче бер күзе белән кичке якта телевизор карап утырганда, андагы игъланга күзе төште. Сүз глаукомадан дәвалау хакында бара иде. Аптыраган үрдәк арты белән суга чума дигәндәй, ул аларга телефоннан шалтыратып карарга булды. "Әйе, без глаукомадан дәвалыйбыз”,-дигән сүзләрне ишеткәч, шунда киттеләр. Аны Мәскәүдәге 15 нче хастаханәгә салдылар. Әмма моннан да мәгънә чыкмады. Чечняга кайтып барганда, юлда күзе тагын да көчлерәк сызларга тотынды. Аңа купе вагонындагы кара борычның күзгә начар тәэсире бу, дип аңлаттылар. Ачы ризыкны хатын-кызлар капчыклап купега ташып куйганнар икән. Бу исә күзләрне әчеттерергә кереште. Аңа Грозныйдан кире борылып китәргә туры килде. Тик бу юлы ул Мәскәүгә кадәр барып җитә алмады, Нальчикта тукталырга карар кылды. Күзләре нык сызлаганга күрә, аңа "Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырттылар һәм Хәмзәтне Кабарда-Балкария Республикасы хастаханәсенең күз дәвалау бүлегенә салдылар. Биредә икенче көнне тәки аның сул күзенә операция ясап, аны алдылар. Ул күпме көрәшеп тә аны саклап кала алмады. Хәмзәтнең уң күзенә дә ак тап төште. Акрынлап анысын да югалтты.

Шундый кайгылы көннәрнең берсендә аның янына күптәнге танышы Асланбәк Сырдалов килде һәм Брайль әлифбасын белү-белмәве хакында сорады. Тискәре җавап алгач, Асланбәк Хәмзәткә кириллицалы хәрефләргә көйләнгән әлифбаны өйрәтте. Ул арада Грозныйда икенче чечен сугышы башланды. Хәмзәт гаиләсе белән Ингушетиягә күченергә мәҗбүр булды. Салкыннар башлануга ул инде Нальчикка туганына юл алды. Шундагы телевидениедә хәбәрләрне тыңлаганда, Казанда Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәнергә мөмкин булуы турында ишетте. Шатлыгы эченә сыймады Хәмзәт әкәнең. 2007 елда аңа бер дусты телефоннан шалтыратып, изге китапны Брайльчә өйрәнергә мөмкин булуы турында белдерде. Әмма ул чагында сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул Казанга бара алмады. Шулай да Сукырлар җәмгыяте җитәкчесенә үзен өйрәтү өчен Татарстаннан кайткан бер кешене билгеләүләрен үтенде. Тиздән Хәмзәт Алмазхановны Казанда Брайльчә Коръәнне өйрәнеп кайткан Рамзан Мостаев белән таныштырдылар. Гарәп теле белгече булган журналист Рамзан Мостаев тиз арада аңа гарәп хәрефләрен төшендерде. Шулай да Коръәнне дөрес итеп, тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп уку максатыннан, ул Казанга килде һәм бүген дә "Сөләйман” мәчетендә белемен камилләштерүне дәвам итә.
Минем: "Шулкадәрле авырлыклар кичереп тә, сынмадыгыз, сынатмадыгыз. Нәрсә ярдәм итте?”-дигән соравыма, Хәмзәт Алмазханов: "Беренче чиратта – Хак Тәгалә, әлбәттә, икенчедән, минем туганнан туганым бар иде. Мәктәптә укыган чагымда ул: "Ник син бөкерәеп йөрисең? Маресьевтан үрнәк алыр идең ичмасам”,-дип гел мине ачулана иде. Мин чынлап та "Повесть о настоящем человеке» дигән әсәрне укып, аның белән рухланып йөрдем. Үз-үземә мин ясалма аягым белән дә бии белергә тиеш дигән максат куйдым һәм шуңа ирештем дә, ягъни туганымның улы өйләнгәндә, аларның туенда биедем. 1979 елда мин Чечен-Ингушетия дәүләт университетының био-химия факультетына читтән торып укырга кердем. Авыруларның био-химик составын тикшереп, дәвалау турында хыялландым. Хәтта бу хакта фәнни хезмәт тә яздым. Әмма 1995 елдагы хәрби кампания вакытында аның барлык материаллары да юкка чыкты. Дөресрәге, аларны ертып бетереп, утка яктылар. Шулкадәрле кызганыч булды ул, аздан гына инфаркт алмадым. Хәзер бездә минем генә түгел, бөтен бер халыкның социаль проблемасы барлыкка килде. Ә Казанда мин белемемне камилләштереп кенә калмадым, компьютерда эшләү серләренә дә төшендем. Бәлки киләчәктә теге хезмәтемне дә торгызып булыр әле. Безне, күзләре күрмәүчеләрне, укытканыгыз өчен мин сезнең барчагызга да Аллаһының рәхмәтләре булсын дип телим”,-диде ул.
Ә мин исә намазны безнең кебек үк басып һәм ясалма (протез) аякларына утырып укыган чечен кардәшем Хәмзәт Алмазханов белән соклану катыш горурлану хисләре кичердем.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2021 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды