Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Равил Шәрәфиев һәм Эмиль Талипов белән очрашу үткәрелде

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Равил Шәрәфиев һәм Эмиль Талипов белән очрашу үткәрелде

Равил  Шәрәфиев һәм Эмиль Талипов белән очрашу үткәрелде. Күрмәүчеләр өчен Г.Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев һәм Эмиль Талипов Казанның “Ярдәм” мәчетенә һәм күзләре күрмәүчеләр өчен укыту-тернәкләндерү үзәгенә кунакка килделәр.

Алар биредә тәрбияләнүчеләр белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде. Равил Шәрәфиев белән Эмиль Талипов әлеге кичәдә шигырьләр дә укыды, “Мулла” спектакленнән өзек тә уйнап күрсәтте.

Кунаклар “Ярдәм”гә китаплар һәм дисклар, “Үлеп яратты” спектакленә билетлар бүләк итте. Биредә тәрбияләнүчеләр спектакльне караганнан соң кабат очрашырга теләкләрен белдерде, кызыклы кичә өчен рәхмәтләрен җиткерде.






Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды