Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Тарихи вакыйга


Тарихи вакыйга. Күрмәүчеләр өчен 9 ноябрьдә – изге җомга көнендә Казанда яшәүче күзләре күрмәүчеләр өчен тарихи бер вакыйга булды: башкалабыздагы "Рәйхан” хәләл кафесында әзерләнүче йөздән артык ризык турындагы мәгълүмат Брайль хәрефләре белән басылып чыкты.

Сукырларга дип махсус нәшер ителгән китапны "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды каршындагы Күзләре күрмәүчеләрнең "Нур” нәшрияте үзәге директоры Илгизәр хаҗи Хәмидуллин "Сөләйман” мәчетенә алып килде.

"Күзләре күрмәүчеләр өчен бик зарури китап иде ул. Һәр кеше мөстәкыйльлеккә омтыла бит. Сукырларның мөстәкыйльлеккә ирешүенә бер адым дигән сүз ул. Шуңа күрә без аны хезмәттәшем Равил Латыйпов белән тиз арада эшләп бастырдык”,-диде бу уңайдан Илгизәр хаҗи.


"Сөләйман” мәчете имамы, күзләре күрмәүчеләрне компьютер гыйлеменә өйрәтүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев (сез аны рәсемдә дә күрәсез) әлеге менюны кулына алу белән үк укырга кереште һәм аңа тиешле бәһасен дә бирде. "Мин "Рәйхан” кафесына кергәлим. Брайльчә меню булгач, хәзер инде башкаларның ярдәменә мохтаҗ булмыйсың, үзеңә кирәкле ризыкны сайлап аласың. Тик моның өчен күзләре күрмәүче кешегә Брайль системасын белү мәҗбүри”,-диде Фәнис хәзрәт.


"Брайль хәрефләре белән басылып чыккан меню – тарихи вакыйга дип бәяләнергә хаклыдыр. Мондый төр меню Казанда һәм Татарстанда гына түгел, бөтен БДБ илләрендә беренче тапкыр дөнья күрде дисәм дә ялгышмыймдыр”,-дип үзенең фикерен белдерде әлеге хәлгә "Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды