Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Зөһрә Сәһәбиева: “Ярдәм” мәчетендә нинди эшләр барганын укып торам

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Зөһрә Сәһәбиева: “Ярдәм” мәчетендә нинди эшләр барганын укып торам

Зөһрә Сәһәбиева: “Ярдәм” мәчетендә нинди эшләр барганын укып торам. Күрмәүчеләр өчен Изге җомга көнендә Казандагы «Ярдәм» мәчетенә – күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәгенә күренекле татар җырчысы, мөгаллимә, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева килеп китте. Миңа аның белән зур булмаган әңгәмә кору насыйп булды.

-Зөһрә ханым, Сез “Ярдәм” мәчетен карап китү нияте белән килгәнсездер, иншә Аллаһ?

-Улым Айратның икенче улы туды. Аңа Азамат дип исем куштык. Шушы сөенечтән, Аллаһының ризалыгы алу өчен, кечкенә улыбыз Азамат сау-сәламәт килеш илебезгә файдалы мөселман булып үсеп җитсен дигән теләктән чыгып, гакыйка корбаны чалдырган идек. Күрмәүчеләргә күп игелекләр эшли торган “Ярдәм” мәчетенә шул корбан итен алып килеп, шәкертләргә авыз иттерергә ниятебез бар иде.

-Аллаһының рәхмәтләре булсын моның өчен Сезгә, Зөһрә ханым. Намазларны күптән укыйсыз, дип ишеткәнем бар. Ирегез Хәйдәр Бигичев вафат булганчы бастыгызмы яисә аннан соң укый башладыгызмы намазны?

-Юк, мәрхүм хәләл җефетем үлеп киткәч кенә намазга басмадым. Алданрак намазга басмаган булсам, миңа тагын да авыррак булыр иде аның үлемен кичерүе. Мин Аллаһының тәкъдиренә ышанам, анысы. Шулай да бик авыр кичердем Хәйдәрнең вакытсыз үлемен. Әтием Габделкотдус белән әнием Миңлегөл - бик борынгы кешеләр. Әти – 1906, әни – 1909 елгы иде. Алар хәзер мәңгелек йортта инде. Урыннары җәннәтнед түрендә булсын. Безне, биш кыз баланы, алар ислам динендә тәрбияләп үстерделәр, кеше иттеләр, безне заманында намазга бастырдылар, ислам дине тәгълиматын өйрәтеп калдырдылар. Аллаһының рәхмәтләре булсын аларга моның өчен. Әби-бабайлар аларны мәдрәсәдә укытканнар. Әнием кириллицаны белми дә иде. Ул Коръәнне укып һәм сүзгә-сүз тәрҗемә итеп бара иде. Әтием совет заманнарында эшен калдырмады, Ватан сугышында катнашты. Динчеләрне бик кысмый башлагач, ул халыкның үтенечен исәпкә алып, авылда ислам йолаларын башкарды. Ирләр кычкырып укый бит инде 3 намазның фарызын. Шул безнең башка кереп кала иде.

-Зөһрә ханым, Сезнең ирегез Хәйдәр Бигичевны табиблар 4 сәгать буена бернинди ярдәм күрсәтмичә яткырганнар дип ишеткән идем. Дөресме ул хәлләр?

-Ни кызганыч, дөрес хәлләр ул. Зур урыннарда утырмаганнарга, хәтта югары сәнгатькә хезмәт иткәннәргә тормышларында авырлык килгәндә, үлеп кенә котыла алалармы икәнни, дигән уйлар бар иде күңелемдә. Табибларның Хәйдәргә ярдәм итәргә хәтта бер таблеткалары да булмады. Үзем язган хәлләр бу. Дөресрәге, журналистлар сорау бирде, мин сөйләдем. Аннары минем Татарстан китап нәшриятында “Хәйдәр Бигичев” дигән китап - альбомым басылып чыкты. Тарихи яктан бик әһәмиятле китап ул. Анда Әмирхан Еники, Гомәр Бәшировның мәгълүматлары бар. Татарча һәм русча нәшер ителде бу китап. Ә инде кызыксынсагыз, шуны әйтә алам: Хәйдәр диндә иде. Ул ислам динен бик сөйде. Хәйдәр рухи яктан югары дәрәҗәдәге кеше иде. Тик моннан 15 ел элек, 1998 елның 13 ноябрендә вафат булды. Тәкъдире шулай булгандыр. Ул Мигъраҗ кичәсендә вафат булып, Мигъраҗ көнендә җирләнде. Андый бәхет сирәк кешегә эләгәдер ул. Шуларны уйлап, ул миннән 5 миллиметрга кадәр дә ерагаймый. Мин “Ярдәм” мәчетендә хезмәт итүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын дип телим. “Ярдәм” мәчетендә нинди эшләр барганын укып торам. Менә бүген үзем килдем. Очраштым да әле монда белем алучы сукыр шәкертләр белән. Әлмира ханым Әдиатуллина таныштырып чыкты һәммәсе белән дә. Укучыларның йөзләре үк сөенечле. Соклану хисләре тудыра алар миндә. Үзем дә дини тормышның җәмәгать эшләрендә катнашырга тырышам. Аллаһыдан киләчәктә дә дәгъват юлында булсам иде дип сорыйм. Аллаһының рәхмәтләре булсын сезгә, беренче чиратта, Илдар хәзрәт Баязитовка, аның ярдәмчеләренә, Әлмира апа Әдиатуллинага, барча хезмәткәрләргә.

Әңгәмәдәш - Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2021 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды