«Ярдәм» мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсенең чираттагы иҗтимагый советы утырышында катнашты.
Иҗтимагый шура утырышы вакытында ОНКның яңа әгъзаларын тәкъдим иттеләр, шулай ук төрмәдәге хезмәтләр белән бәйле башка мәсьәләләрне дә чишү юллары турында сөйләштеләр.
Әлеге чарада узып баручы елга УФСИНнең иҗтимагый советы эшенә йомгак ясалды һәм яңа 2017 елга план корылды. Киләсе утырыш “Ярдәм” мәчетендә булачагы турында карар кабул ителде.