Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ятим балаларга «Рамазан» мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәрелде

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / Ятим балаларга «Рамазан» мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәрелде

Ятим балаларга «Рамазан» мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Ислам нигезләре

Мәүлид ае (Рабигуль-әүвәл ае) мөселманнарны берләштерә һәм аларны изге гамәлләр кылырга чакыра. Бу уңайдан, Казандагы “Рамазан” мәчетендә Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне билгеләп узылды. 60 ятим балага “Рамазан” мәхәлләсе кешеләре татлы ризыклар һәм пәйгамбәрләр хакында китаплар бүләк итте.

Бу көнне балаларга башкалабызның кызыклы урыннарына экскурсия ясадылар, Казан океанариумын күрсәттеләр. Көн ахырына ятимнәрне Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышы турындагы викторина, вәгазь, тәмле кичке аш һәм Киров вә Мәскәү районнары мөхтәсибәте Илдар хәзрәт Баязитовның котлавы көтә иде. Илдар хәзрәтнең тәбрикнамәсен “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Раил хәзрәт Әхмәтов ирештерде.

“Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) яшьләр һәм балалар арасындагы абруен Мәүлидне бәйрәм итү безнең төп бурычларыбызның берсе санала. Пәйгамбәрнең Мәүлиде Мөхәммәд Пәйгамбәргә мәхәббәт һәм сүздә дә, гамәлдә дә аңа охшарга омтылуны тәрбияләргә булыша. Мәүлид безне сабыр, ихласлы, кешелекле, тынычлык сөючән итеп тәрбияли. Пәйгамбәребез үзе дә нәкъ әнә шушы сыйфатларга ия булган”,-диде “Рамазан” мәчете имам-хатибы Солтан хәзрәт Морадымов.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды