Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Камил Исхаковның шәҗәрәсе Чыңгыз ханның көрәштәшенә барып тоташа

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / Камил Исхаковның шәҗәрәсе Чыңгыз ханның көрәштәшенә барып тоташа

Камил Исхаковның шәҗәрәсе Чыңгыз ханның көрәштәшенә барып тоташа. Ислам нигезләре

Камил Шамил улы Исхаков ТР Президенты киңәшчесе булып билгеләнгән көннәрдә архивымда Исхаковларның шәҗәрәсенә тап булдым. Билгеле булганча, Камил Исхаков Болгар Ислам академиясен оештыру һәм үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

Исхаковларның шәрәҗәсенә кагылышлы бәяләмә-документны 2008 елда ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты биргән. Әлеге документ ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать ядкәрлеге директоры, тарих фәннәре кандидаты Р.Р.Хәйретдинов һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа һәм өр-яңа тарих бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Р.Р.Салихов тарафыннан имзаланган.

Бу документта ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Исхаков нәселе тарихына кагылышлы архив һәм библиографик тикшеренүләр үткәреп, түбәндәге нәтиҗәгә килгән.

Исхаковларның нәсел башы XVII гасырның атаклы Байки (Майки) бигә барып тоташа. Чыганакларда бу атаклы шәхес Чыңгызханның якын көрәштәше булуы әйтелә, әлеге нәсел агачының берничә версиясе бар. Генеологик материалларны анализлау һәм чагыштыру Камил Шамил улы Исхаковның бабасының әнисе ягыннан Исхаковлар шәҗәрәсен төзергә мөмкинлек биргән. Камил Шамил улы Исхаковның бабасы - мөселман дин әһеле Абдулла бин Ибраһим бин Исхак бин Ишимьяр.

Нәселнең төп линиясе менә болай килеп чыга: Камил – Шамил – Абдулла – Бибисәйдә – Мәргубә – Сәлимҗан – Шәмсетдин – Хисаметдин – Габделхәмит – Динмөхәммәт – Шигай – Мөхәммәт – Акман – Илкәй – Дуллаҗан – Әюб шәех – Хуҗа шәех – Юллык (Якуб?) шәех – Рамазан – Нурыш би – Байки (Майки) би.

Байки би Уйшин кабиләсенең башлыгы була. Ул татар, казах, каракалпак һәм башка төрки халыкларның этник тарихында якты эз калдырган шәхес. Ул Чыңгыз ханның көрәштәше булган, Җучи хан гвардиясе белән җитәкчелек иткән, Батый ханга хезмәт иткән. Моны XIII гасырда күренекле тарихчы Рашидетдинның “Җамиг әт-таварих” кулъязмасы раслый.

Байки бинең дәвамчылары Казан ханлыгының югары катлавына кергән, морзалар булган. Юллык (Якуб?) шәех, Хуҗа шәех, Әюб шәех урта гасыр дәүләтенең дини элитасын тәшкил иткәннәр. Алар зур дин белгечләре, дини фәннәрдән белем бирүчеләр буларак танылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Байки бинең күпсанлы дәвамчылары арасында зур дин белгече, дин эшлеклесе, мөфти Ризаэтдин Фәхретдин дә һәм дөньякүләм танылган композитор Софья Әсгат кызы Гобәйдуллина да бар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Камил Шамил улы Исхаковның бабалары башка туганнары ягыннан да берничә буын дәвамында имамнар, мөдәррисләр булган. Алар Татарстанда зур авыл мәхәлләләрен (берләшмәләрен) җитәкләгән. Россия мөселманнары арасында динне таратуга, Ислам мәгарифе һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән, дип хәбәр ителә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать ядкәрлеге директоры, тарих фәннәре кандидаты Р.Р.Хәйретдинов һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа һәм өр-яңа тарих бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Р.Р.Салихов тарафыннан имзаланган документта.

Без дә – Бөтенроссия хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы – остазбикәләребез, абыстайларыбыз күп гасырлар кичкән нәселнең ышанычлы дәвамчысы Камил Шамил улы Исхаковның ТР Президенты ярдәмчесе булып сайлануы белән ихлас күңелдән котлыйбыз, эшендә зур уңышларга ирешүен телибез.

Ә.Әдиатуллина (Һәдия), җәмәгать эшлеклесе.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды