Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөфти тоткыннарга Коръәннең яңа басмасын бүләк итте

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / Мөфти тоткыннарга Коръәннең яңа басмасын бүләк итте

Мөфти тоткыннарга Коръәннең яңа басмасын бүләк итте. Ислам нигезләре

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. Әлеге сәфәре кысаларында, мөфти Әлмәт шәһәренең сигезенче төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты.

Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, колониянең ветераннар советы рәисе Әмин хәзрәт Хәсәнов, колония хезмәткәрләре катнашты.

Очрашу төрмәдә 2005 елдан эшләп килүче “Йосыф” мәчетендә узды. Әлеге мәчеткә даими рәвештә 30лап тоткын йөри, рамазан аенда аларның саны 100гә җитә. Ел дәвамында биредә тоткыннар арасында Коръән уку, азан әйтү конкурслары, мөселман бәйрәмнәре үткәрелә.

Камил хәзрәт тоткыннар белән төрле темаларга сөйләште. Мәзхәб үзенчәлекләрен аңлатты. Аннары дини сорауларга җавап бирде.

Моннан тыш мөфти тоткыннарга ТР МДН нәшер иткән Коръәннең яңа басмасын тәкъдим итте. Очрашуда катнашкан тоткыннарга әлеге яңа басманы бүләк итте. Шулай ук нәзарәт вәкилләре колония китапханәсенә татарлар тарихы турында язылган китаплар тапшырды.

Очрашу вакытында тоткыннар сыйфатлы дини китаплар җитмәвенә зарланды. Бу уңайдан мөфти нәзарәт тарафыннан төрмәләрне дини китаплар белән тәэмин итү дәвам итәләчәге хакында әйтте.

Шуны да әйтергә кирәк, декабрь аеннан башлап биредә әхлак дәресләрен уздыра башлау көтелә. Махсус әзерлек узган ике имам чиратлашып атнага ике мәртәбәгә колониядә дәрес үткәрәчәк.

Очрашу җәмәгать намазын уку белән тәмамланды, дип хәбәр итте Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды