Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мәликә ханым Гыйльметдинова «Алтын кош» бүләгенә ия булды

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / Мәликә ханым Гыйльметдинова «Алтын кош» бүләгенә ия булды

Мәликә ханым Гыйльметдинова «Алтын кош» бүләгенә ия булды. Ислам нигезләре

«Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, кем әйтмешли, алтын кош тотты, ягъни ул «Алтын кош» («Золотая птица») бүләгенә ия булды. Ул “Уңыш” 2016 XII Бөтенроссия эшлекле хатын-кызлары конкурсында катнашып, “Россиянең хатын-кыз җитәкчелек иткән иң яхшы иҗтимагый оешмасы” номинациясендә җиңеп чыкты һәм аңа мактау грамотасы тапшырылды.

«Алтын кош” премиясе белән Россиянең 7 Федераль округында җиңеп чыккан, казанышларга ирешкән гүзәл затлар, шулай ук хатын-кыз эшмәкәрләрне үстерү юнәлешендә эшләүче шәһәр һәм төбәк җитәкчеләренә бирелә.

Мәликә ханым Гыйльметдинова “Уңыш” дип аталган Бөтенроссия бәйгесендә Казан каласы һәм республика вәкиле буларак катнашты. Мәликә ханымның 10 ятим баланы үзенә алып тәрбияләвен белгән залдагы кешеләр торып басып, аны сәламләде һәм озак кына аны сәхнәдән җибәрмәделәр.

Мәликә ханым шулай ук “Халык хуҗалыгында хатын-кыз җитәкләгән иң яхшы оешма, предприятие” дигән номинациядә дә җиңеп чыкты. Ул “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды каршында күрмәүчеләр өчен укыту-тернәкләндерү программасын үзе төзегәне өчен дә лаек булды.
Әлеге үзәк күп еллар дәвамында күрмәүчеләрне һәм азрак күрүчеләрне тернәкләндерү эше белән шөгыльләнә. Меңәрләгән күрмәүчеләр аңа моның өчен бик рәхмәтле.

“Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре үзләренең җитәкчеләрен кайнар котлыйлар һәм Мәликә ханым Гыйльметдиновага киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле кеше булып калуын телиләр.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды