Казанда яшәүче 13 яшьлек Аяз Хәлимов Чечня башкаласы Грозныйда Әхмәт хаҗи Кадыйровның туган көненә багышлап, күрмәүчеләр арасында үткәрелгән Коръән уку буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыкты.
Конкурста барлыгы 18 кеше катнашты. Алар арасында Чечня, Ставропольск, Дагыстан, Татарстан һәм башка төбәк вәкилләре бар иде. Бәйгене Чечня Республикасы мөфтияте һәм Грозный мэриясе оештырды. Конкурста катнашучыларның һәммәсе дә республика хакимияте башлыгыннан бүләкләр һәм акчалата призлар алды.
Аяз Хәлимов Татарстан башкаласындагы "Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә дини белем алды. Җиңүчене Грозныйда "Ярдәм” мәчете вәкиле, мөгаллим, Коръәнхафиз Зиёратшо Даутов озатып йөрде.