“Ярдәм” мәчете каршындагы Коръән өйрәнүчеләр үзәге мөгаллиме Ильяс хәзрәт Сабиров республика күләмендә оештырылган Коръән укучылар бәйгесендә икенче урынны яулады. Ул бары тик Али Яушевка гына биреште, ә аңа хаҗга юллама бирелде.
Җиңүчеләргә сертификатларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәхсән үзе тапшырды.
“Аллаһ китабын белү – бөек эш. Әлеге бәйге Татарстанда тәүге тапкыр үткәрелде, киләчәктә ул Бөтенроссия күләмендә дә уздырыла башлар, дип ышанам. Аны яхшырту буенча теләкләрегезне сез хәзердән үк әйтә аласыз”,-диде Камил хәзрәт.
Бу конкурс изге китапны дөрес итеп, матур тавыш илә уку максатыннан оештырылды.