Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

'Рәйхан"да Аралашу клубының 2нче очрашуы

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / 'Рәйхан"да Аралашу клубының 2нче очрашуы

'Рәйхан"да Аралашу клубының 2нче очрашуы. Мәҗлесләр 10 апрель көнне “Иман йорты” проекты кысаларында “Рәйхан” кафесында мөселман яшьләре өчен Аралашы клубының чираттагы очрашуы үтте. Бирегә 20дән артык кеше катнашты.

Чара дәвамында яшьләр үзләренең иҗади сәләтләрен, интеллектларын сынап карады, тормышка ашырырлык һәм ашырып булмаслык проектлар турында уйланды. Катнашучылар өч төркемгә бүленеп, төрле конкурсларда катнашты, сорауларга җавап бирде. Җиңүче “Мәрхәмәтлелек” төркеме Камал театрына билетлар белән бүләкләнде.

Яшьләр әлеге очрашуда ял итеп, иҗади ярышларда камилләшеп, төркемле уеннарда дуслашып кайтып китте.

Аралашу форматындагы очрашулар “Иман йорты” проекты кысаларында айга бер үткәрелә.

Якын арада булачак чараларга килгәндә, 10 апрельдә Хәйриячелек турында семинар, 16 апрельдә “Хәләл” комитеты белән очрашу, 24 апрельдә Мөслимәләр клубы очрашуы планлаштырыла.






Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды