Нәрсә ул хәләл? "Хәләл" комитеты сертификацияне нәрсәгә карап бирә? Сөт яки май хәләл/хәрам була аламы? Бу һәм башка сорауларга җавапны 16 апрель көнне 18:00 сәгатьтә башланучы очрашуда ишетә алачаксыз. "Иман йорты" проекты Татарстанның "Хәләл" сертификацияләү оешмасы белән очрашу оештыра. Чарага теләгән һәр кеше килә ала.
Әлеге кичә "Ярдәм" мәчетендэ 206нчы аудиториядә узачак. Сорауларны алдан биреп куярга да була. Моның өчен түбәндәгы сылтама аша керергә кирәк: https://vk.com/topic-69726500_29728833
"Иман йорты" матбугат үзәге