“Ярдәм” мәчете чатырында “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фондын оештыручыларның быелгы тәүге җыелышы булып узды. Әлеге кичәдә фондны оештыручылар, аның хезмәткәрләре, шулай ук бу фонд каршындагы тернәкләндерү үзәгендә дини белем алучы күрмәүчеләр катнашты.
Ул чарада узган елдагы эш нәтиҗәләре, шул ук елдагы (2016) уңышлар хакында фикерләр яңгырады. Шулай ук “Ярдәм” фонды эшчәнлеге турындагы 10 нчы видеожурналны күрсәтү дә үткәрелде.