Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Хәләл мәҗлес” фестивале гөрләп узды

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / “Хәләл мәҗлес” фестивале гөрләп узды

“Хәләл мәҗлес” фестивале гөрләп узды. Мәҗлесләр 2 март көнне Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл мәҗлес” Фестивале узды. Монда бәйрәмнәр оештыруда хәләл хезмәт күрсәтүче оешмалар үзләре белән таныштырды, тәҗрибәләре белән уртаклашты, мәҗлесләр оештыруга кагылышлы киңәшләрен бирде.

Чараны “Ярдәм” фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлев ачып җибәрде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисенең урынбасары Ирек Җиһаншин да катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Әлеге комитет кунаклар арасында викторина уздырып, хәләлгә кагылышлы сораулар бирде һәм дөрес җавап ияләренә бүләкләр тапшырды.

Фестивальне хәләл мәҗлесләр оештыручы һәм алып баручы тамадаларның берсе, беренче булып хәләл чараларда тамадалык итә башлаучы Гамил Нур алып барды. Ул үзенең тәҗрибәсе белән дә уртаклашты, практик киңәшләрен бирде, кунакларны чакыру, өстәлләр тезүдән алып кортеж, торт төрләренә кадәр сөйләде.

Ленар Зарипов үзенең Кулинар остаханәсеннән кунаклар өчен тәм-томнар да алып килгән иде. Ул менюга, аш-су әзерләүгә кагылышлы киңәшләре белән уртаклашты, мәҗлесне кафеда яки заказ белән, арендага йорт алып үткәрүне чагыштырып, уңай һәм тискәре якларына тукталды.

“Мадам Кураж” оешмасы бәйрәм залын бизәүдә зур өлешен кертте. Аның җитәкчесе Юлия Сабирова бизәлештә ясалма һәм тере чәчәкләр куллану, кулдан ясалган чакыру кәгазьләре тарату темасына кагылды.

“Вуаль” студиясе җитәкчесе Алимә Ибраһимова кызларга бәйрәмчә затлы яулык ябу буенча мастер-класс уздырды. Ул үзенең Төркиядә укып кайтуы, яулык өчен аксессуарларның махсус заказ буенча кулдан ясалуы турында сөйләде.

Фотограф Фирдүс Минһаҗев һәм “Шамс” студиясе җитәкчесе Алмаз Шәмсиев яшьләргә мәҗлесне истәлекле итеп калдыру өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында киңәшләрен бирде.

Чарада уртача алганда 50-60 кеше катнашты.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды