Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөселман волонтерлары «Иман йорты»нда очрашты

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / Мөселман волонтерлары «Иман йорты»нда очрашты

Мөселман волонтерлары «Иман йорты»нда очрашты. Мәҗлесләр 26 мар көнне Казанның «Ярдәм» мәчетендә мөселман волонтерлары өчен «Иман йорты» проекты кысасында махсус җылыш үткәрелде. Биредә «Иман йорты» клубының активисты, хәйрия эшләрендә, грант оту өчен проектлар язу өлкәсендә яхшы тәҗрибәсе булган Ләйлә Сәләхетдинова семинар үткәрде.

Ул яшьләргә физик яки рухи үсештә проблемалы балалар белән аралашуда әһәмиятле булган моментларны аңлатты, балалар яки ятимнәр йортына барганда хәтердә тотырга кирәкле кагыйдәләр, хәйрия эшендәге юнәлешләр һәм аларның үзенчәлекләренә тукталды. Грант алыр өчен проект язуның нечкәлекләре дә әлеге очрашуда тикшерелде.

Очрашу ахырында мөселман волонтерларына «Иман йорты» проекты кысаларында даими очрашырга, махсус проетлар язып, аларны чынга ашырырга, дип килешенде.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды