Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Мәчетләргә килеп, сез динне дөрес тотмыйсыз диючеләргә бирешмәгез»

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Мәчетләргә килеп, сез динне дөрес тотмыйсыз диючеләргә бирешмәгез»

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Мәчетләргә килеп, сез динне дөрес тотмыйсыз диючеләргә бирешмәгез». Мәҗлесләр Бүген, ягъни Рабигуль-әүвәл аеның 6 нчы көнендә (милади ел исәбе буенча 7 гыйнварда) Казандагы "Ярдәм” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в.) туган ае хөрмәтенә Мәүлет кичәсе үткәрелде. Аңа Ханты-Манси мөселманнары мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде.

Мәүлет кичәсе (дөрес, Пәйгамбәребезнең туган көне бераз соңрак, Рабигуль-әүвәлнең 12 нче көнендә) «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Раил хәзрәт Әхмәтевнең Изге Коръән сүрәләре укуы илә башланды. Аннары мәҗлесне алып баручы Ильяс Халиков сүзне Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка бирде. Илдар хәзрәт исә сүзне кыска тотты. Ул "Ярдәм” мәчетенә ераклардан, Ханты-Мансидан, башка төбәкләрдән Мәүлет кичәсенә килгән олуг кунакларга үзенең рәхмәтләрен белдергәч, микрофонны мөфти Таһир хәзрәт Саматовка тапшырды.

>Таһир хәзрәт бүгенге Мәүлет кичәсендә үзенең туган якларындагы "Ярдәм” мәчетендә үткәрелүенә ифрат дәрәҗәдә сөенечле халәт кичерүе хакында белдерде. "Һәр шәһәрдә менә шундый мәчетләр булырга тиеш, дип уйлыйм”,-диде шәрәфле элекке баш казый Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәт Саматов. Таһир хәзрәтнең сөйләвенчә, мәүлет сүзе туу, дөньяга килү дигән мәгънәне аңлата. Бу очракта ул Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) тууын белдерә. Коръәни-Кәримдә Мөхәммәд Пәйгамбәр гарәпләргә генә түгел, хәтта Җир шарына гына да түгел, бәлки бөтен галәмгә җибәрелде диелә. Изге китапта бу дөньяга башка пәйгамбәрләр килми, дип раслап та әйтелә.

"Менә инде 1,5 мең ел узды, нинди дә булса, пәйгамбәр килдеме Җир йөзенә? Юк. Әгәр үзләрен пәйгамбәр дип әйтүчеләр булса да, алар ялган пәйгамбәр иделәр”,-дип үз соравына үзе үк җавабын да бирде Таһир хәзрәт.

Әйе, чынлап та бүгенге көндә Җир йөзендәге 1 миллиард 500 миллион кеше ислам динен кабул итте. Әгәр Мөхәммәд Раббыбызның рәсүле булмаса, аның артыннан шуның кадәрле инсанның иярүе мөмкинме соң?! Юк, әлбәттә. Раббыбыз Мөхәммәдкә (с. г. в.) Үз диненә өндәү өчен көч вә куәт бирде, аны көп тапкырлар сынады. Хак Тәгалә бу фани дөньяның бетәчәгенә, ахирәт көне килеп җитәчәгенә, Аллаһ каршында һәммәсе өчен җавап тотасы буласына кисәтүче буларак, Мөхәммәд Пәйгамбәрне илче итеп җибәрде. Шуңа күрә, күркәм гадәтләр, матур киенеп, чиста йөрүләребез, тәмле ризыклар белән туклануларыбыз, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булуларыбыз бездән генә түгел, бабаларыбыз һәм бабаларыбызның бабаларыннан гына да түгел, аларны безгә Раббыбыз Мөхәммәд Пәйгамбәр аша боерды. Шушы күркәм гореф-гадәтләрне инсаннар бер-берсенә тапшырды. Ягъни мөселманча яшәүчеләрне мәдәни кешеләр, дип атап йөрттеләр. Мөселманнар урманда, яисә тайгада көн күрсә дә, югары мәдәни сыйфатларга ия булдылар, алар кыргый булып яшәмәделәр. Хәзерге заман кешеләре чисталыкка ирешә башладылар дигән фикерләрен ирештерде Таһир хәзрәт. Аннары Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә беркемгә бирмәгән күркәм холык бирде.

"Безгә дә Раббыбыз Пәйгамбәребезнең сирасын, тарихын өйрәнергә, аның шикелле булырга, сөннәтенә иярергә насыйп кылсын. Иң мөһиме – ахирәттә Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешү насыйп булсын. Кайберәүләр Пәйгамбәребезнең туган көнен аяк астына салып таптамакчы була. Бу – зур ялгышлык. Мәүлет кичәсен үткәргәннәре өчен Илдар хәзрәткә, Диния нәзарәтенә Аллаһының рәхмәтләре булсын”,-диде Таһир хәзрәт Саматов.

Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин исә үзенең чыгышын ерактан, Таһир хәзрәтнең әтисе Габделхак хәзрәт Саматов белән бергәләп Мәүлет кичәләрен үткәреп йөрүләрдән башлады. "80 нче елларда Бохарага укырга китәргә җыенганда, безгә сез нәрсә эшлисез, дин бетә бит инде ул, дип әйтәләр иде. Әмма Аллаһының рәхмәте белән динебез бетмәде, ул алга баруын дәвам итә. Безне ваһһабчылар, Хизбут-Тәхрирчеләр чирләтергә тырыша. Әлхәмдүлилләһ, биргәненә шөкер, без бирешмибез. Мәүлет кичәләре булсынмы, мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы, елы булсынмы,- без аларны алып барабыз. Шулар белән бергә динебез дә алга бара”,-диде Мансур хәзрәт.

Моннан 10 ел элек без "Ярдәм" кебек мондый 3 катлы мәчет төзүне күз алдына да китерә алмый идек. Өч катлы бинада мәчете дә, мәдрәсәсе дә бар. Биредә балаларны да укыталар. Күрмәүчеләр хәтта монда теннис уйный. Динебез дошманнары тегендә динне тыялар, монда укырга ирек бирмиләр, дип лаф ора. "Динне кайда тыялар-шуны әйтеп бирегез әле. Беркем дә безне дин тотуда тоткарламый. Бирешмәгез динебезне бозып йөрүчеләргә”,-дип үзенең киңәшләрен бирде Мансур хәзрәт.

Мансур хәзрәттән соң да чыгыш ясаучылар күп булды. Әйтик, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина көчле тавышы белән мөнәҗәтләр әйтеп куандырса, "Ярдәм” мәчетендә белем алучы балалар Коръәннән сүрәләр укып сөендерде. "Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллина исә хатын-кызларның тормыштагы роле, аларга Пәйгамбәребезнең тәэсире турында сөйләде.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды