Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

16 июнь көнне Корбан гаете

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / 16 июнь көнне Корбан гаете

16 июнь көнне Корбан гаете. Төп яңалыклар

2.00-03.00 — иртәнге намаз, Коръән укылу;...

 

 

 
2024 Июн 05 | Количество символов: 1628

 

 

2.00-03.00 — иртәнге намаз, Коръән укылу;

 

 

03.00-03.30 — гает вәгазе укылу;

 

 

03.30 — гает намазын уку;

 

 

03.40 — гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу. Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 18 июньдә 20:32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк.

 

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2024 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.

 

Быел Гарәфә көне — 15 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Татарстан Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итте.

Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгарга 1 сәгать кала җыелырга, гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 16 июнь көнне кояш Казанда 02:59 сәгатьтә чыга). Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

2.00-03.00 — иртәнге намаз, Коръән укылу;

03.00-03.30 — гает вәгазе укылу;

03.30 — гает намазын уку;

03.40 — гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу. Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 18 июньдә 20:32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк.

Корбан нисабы күләме — 51 мең сум.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды