Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов Вконтакте сәхифәсендә...

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов Вконтакте сәхифәсендә...

Илдар хәзрәт Баязитов Вконтакте сәхифәсендә.... Төп яңалыклар

 

Казандагы Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчете һәм комплексның эчке һәм тышкы корылышлары төгәлләнде. 16 ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә  «Сөләйман» мәчете ачыла. 

 

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетендә эшен башлап җибәргән иде. Бу мәчет кабаттан, яңача итеп салынды. Тиздән — ачылыш. Бу турыда «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, «Ярдәм» хзйрия фонды җиткәчесе Илдар хәзрәт Баязитов Вконтакте сәхифәсендә хәбәр иткән иде.

Ишек алларына матур итеп ташлар җәелгән. Коймалар корылган. Койма яннарына яшел чирәм утыртылган. Фонд җитәкчелеге хәбәр итүенчә,  «Ярдәм» бу бистәгә бик рәхмәтле. Чөнки фонд нәкъ менә биредә,  үз эшчәнлеген башлап җибәргән. Киләчәктә дә безнең фонд уңышлы үсеш алыр һәм яңа проектларны тормышка ашырыр дип ышанып калабыз.

Эш дәверендә фонд Россиядә һәм БДБ илләрендә танылу алды. «Ярдәм» фонды ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә, инвалидлар, өлкән яшьтәге, ярлы студентлар, башка мохтаҗ кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган башка кешеләргә ярдәм итә.

Безнең күз алдыбызда яшәүдән ваз кичкән, упкын алдында калган кешеләр тормышның мәгънәсен аңлый башлый. Һәм фонд бурычы — мондый кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. “Ярдәм” республикада гына түгел, Россиядә дә хәйрия өлкәсендә лидер булып тора.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды