23 июньдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгенең эше турында “Зримая вера” дигән документаль фильмны тәкъдим итү булачак. Ул шулай ук “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының эшли башлавына 10 ел тулуга да багышлана.
Әлеге гаҗәеп фильм ике күрмәүченең мәхәббәт тарихын чагылдыра. Шулай ук биредә күзләре буенча инвалидларның тормышындагы психологик яклар да сурәтләнә.
Фильмны тәкъдим итү тәмам булгач, иганәчеләр бүләкләнәчәк һәм күрмәүче инвалидларның чыгышы булыр дип көтелә. Алар мөнәҗәтләр җырлаячак, шигырьләр сөйләячәк.
Бу чарада дәүләт структурасы хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашачак.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте