Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

24 майда Ураза гаете ничек узачак?

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / 24 майда Ураза гаете ничек узачак?

24 майда Ураза гаете ничек узачак?. Төп яңалыклар

Бүген, Рамазан аеның 28-нче көнендә (21-нче майда), видеоконференция рәвешендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибләр белән чираттагы читтән торып утырыш үткәрде. Дистанцион форматта үткән утырышта хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып алда торган Рамазан ае төгәлләнүе һәм Ураза бәйрәмен уздыру мәсьәләсе каралды.

Утырыш Коръән уку белән башланып китте. Изге Китаптан аятьләрне Яшел үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин укыды. Аннары имам-мөхтәсибләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул имамнарны Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү көне белән ихлас күңелдән тәбрикләде һәм изге ай дәвамында нәзарәт тарафыннан башкарылган эшләргә һәм беренчел нәтиҗәләргә тукталып үтте: “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны, VIII Республикакүләм ифтар, авыру балаларга, ветераннарга ярдәм күрсәтү юнәлешләре буенча якынча саннар китерде.

Алга таба мөфти хәзрәт төп мәсьәләгә күчте. Ул гает уңаеннан соңгы хәбәрләрне ирештерде: “Республикадагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, быел без гает көнендә Казанның Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен туры эфирда күрсәтү белән чикләнергә мәҗбүр - Татарстандагы башка мәчетләрдә гает үткәрелмәячәк. Туры трансляция якшәмбе көнне сәгать 6.30-да “ТНВ” телеканалы, Нәзарәтнең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналында башланачак. Гает намазына килгәндә, Хәнәфи мәзһәбе буенча гает намазы вәҗиб булып санала, аның шартлары бар: җәмәгать таләп ителә. Хәзерге шартларда без җәмәгатьне җыя алмыйбыз, шуңа гает намазын башкару мөмкин түгел”.

Туры трансляция Коръән уку белән башланачак, иртәнге 7.00-дә дин кардәшләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь белән мөрәҗәгать итәчәк.

Киңәшмә барышында мөхтәсибләр шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аерым алганда алар фитыр сәдакасын тапшыру тәртипләренә кагылды. Быел дин кардәшләргә уңайлы булсын өчен, Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга тарату максатыннан фитыр сәдакаларын онлайн рәвештә кабул итә. Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләмен Нәзарәтнең Голамәләр шурасы 22 000 сум (көмеш буенча) күләмендә билгеләде, фитыр сәдакасы күләм — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

Җыелыш мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровның дога кылуы белән төгәлләнде.

Камил хәзрәт: “Аллаһы Тәгаләдән калебләребезгә ныклык, ихтыяр көче һәм түземлек бирүен, безне хата-кимчелекләрдән һәм ялгышлардан саклавын, йортларыбызны иминлек, бәхет-шатлык, куанычлар белән баетуын сорыйм! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Аллаһы Тәгаләнең сәламе һәм рәхмәте булсын!” – дип теләкләрен җиткерде.

Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды