Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

29 гөлчәчәк – Рамазан аена бүләк

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / 29 гөлчәчәк – Рамазан аена бүләк

29 гөлчәчәк – Рамазан аена бүләк. Төп яңалыклар

Бүген Казандагы “Сөләйман” мәчетендә дә “Гайдел-фитыр” бәйрәме үткәрелде. Иртәнге яктан ук, ягъни сәгать 2дән үк бу гыйбадәтханәгә мөселманнар агылды, алар бирегә гает намазаында катнашу максаты белән килде.

Билгеле булганча, “Гайдел-фитыр” ислам динендәге иң олуг бәйрәмнәрнең берсе санала, ул ураза тәмамланганнан соң уздырыла. Быел әлеге бәйрәм 25 июнь көненә туры килде. Гаетне мәчетнең имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров алып барды.

“Быел безнең мәчетебездә дә һәр көнне ифтар – авыз ачу мәҗлесләре үткәрелде. Бу тынычлыгыбызга күрә Хак Тәгаләнең әҗер-савабы булгандыр, дип уйлыйм. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, тынычлык белән гаетләрне уздыру насыйп булса иде. Шулай да көндәге намазларга кешеләрнең аз йөрүе борчый мине”,-дип билгеләп узды Дамир хәзрәт Рамазан аена багышланган вәгазендә.

Дамир хәзрәт кичә, ягъни уразаның соңгы көнендә “Сөләйман” мәчетендә мәхәллә халкына ифтар мәҗлесе үткәрде. Табында нәрсәләр генә юк иде, анда, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын булмады. Әлеге мәҗлеснең тагын бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт булды: андагы өстәлгә 29 гөлчәчәк (роза) куелган иде. Алар Рамазан аеның 29 көннән килүенә ишарә һәм уразага бүләк иде. "Сөләйман" мәчетендәге Тәравих намазларына гүзәл затлар да йөрде, алар "Ярдәм" мәчетендә авыз ачып кайткач, биредә Тәравих намазларын укыды.

Алда әле “сөләйман”лыларны зур эшләр көтә. Беренче чиратта, мондагы газ мичен алыштырасы бар. Мәхәлләнең өлкән аксакалы Камил абый Сәйфетдинов әйтмешли, бердәм булсак, бергә булсак, анысын да җиңеп чыгарбыз, иншә Аллаһ. Мәхәллә халкы ифтар мәҗлесләрендә үзләренә тәмле ризыклар әзерләгән имам Дамир хәзрәт Мәрвәровка, аның ярдәмчеләре Хатыйп Гәрәевкә, Рәмис Хаҗиевка рәхмәтләр әйтеп таралышты. Хаҗип ӘХМӘТША фоторепортажы


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды