Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ак күбәләк – аның җаныдыр...

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Ак күбәләк – аның җаныдыр...

Ак күбәләк – аның җаныдыр.... Төп яңалыклар Гомер агышын, җилләр исүен, яңгыр-карлар явуын, сулар агымын туктатырга берәүнең дә хәленнән килми. Боларның һәммәсе – Раббыбыз карамагында. Тәкъдир дигән төшенчә дә – Аныкы. Барыбыз да Аңа – буйсынуда.

Нихәл итмәк кирәк. Вәлиулла хәзрәт Якуповның дөньядан үтүенә дә ике ел вакыт узып киткән.

Вәлиулла хәзрәт – күп китаплар авторы, тарих фәннәре кандидаты. Ул тарихи, дини мираска аеруча игътибарлы иде. «Иман” мәркәзен төзеде, күп кенә газета-журналлар чыгарды.

«Иман» газетасын без яратып укый башладык. Бу җәридә безнең күрү, ишетү һәм аңлау офыкларыбызны киңәйтте, башыбызны, зиһенебезне эшкә җикте.

Аның белән уйлашып, “Мөслимә” газетасын чыгарырга ниятләдек һәм озакка сузмыйча, нәшер итәргә дә керештек.
Вакыт күкрәк читлекләрен кага-кага авазын тарихта калдырып, алга ыргыла. Тиздән “Мөслимә”нең 200 нче санын чыгарачакбыз, Аллаһы боерса.

Без тагын Мөселманнар зиратына җыелдык. Вәлиулла хәзрәтне искә алу мәрасимен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Аннары сүзне Казан каласы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов дәвам итте. Ул 1992 елда Татарстан Диния нәзарәте һәм “Иман” мәркәзе төзелүен бәян кылды. “Вәлиулла хәзрәт универсал кеше иде. Бүген безгә ул җитми”,-диде.



Аннары Татарстан Президенты аппаратыннан килгән Илнур Гатауллин Вәлиулла хәзрәт эшчәнлегенең әһәмияте зур булуы хакында сөйләде.

Татарстан мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Изге Рамазан аенда безгә ураза тоту тиеш булды, дип башлады сүзен. Ул ураза тотуның мөһимлеге хакында бәян кылды. Ашау һәм йоклауга караган мәсьәләләрдә нәфесне тәрбияләүнең әһәмиятенә басым ясады казый. Ул “Иман” мәркәзе эшчәнлеген дә искә төшерде. Алар Вәлиулла хәзрәт белән күп урыннарга бергәләп сәфәр кылганнар. Бергәлектә байтак эшләр дә башкарганнар. Җәлил хәзрәт кешеләрне шайтан вәсвәсәсеннән сакланырга чакырды.



Ул: “Вәлиулла хәзрәтнең Шиһабетдин Мәрҗанигә карата хөрмәте зур булды, мәгълүматы да күп иде”,-диде.
Көндезге хәтер мәҗлесендә Төркиядән килгән Коръәнхафиз Сәлахетдин хәзрәт һәм аның иптәше чиратлап Изге китаптан сүрәләр укыдылар. Камил хәзрәт исә бирегә җыелган халык белән дога кылды.

Вәлиулла хәзрәтне искә алу мәрасимен “Апанай” мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров алып барды.

Тагын шуны өстик әле: хәзер күпләр үзләрен Вәлиулла хәзрәт шәкерте дип атыйлар икән. Аның шәкертләре – безгә мәгълүм. Зыялы, өметле егетләрне ул үзе эзләп таба иде. Аларга үсәр өчен фатихасын да бирә иде. “Иман” мәркәзендә 15 ел бергә эшләгәнлектән, аның бик якын фикердәшләрен дә мин белә идем. Андый “шәкертләр” хакыйкатькә хилафлык итмәсеннәр иде.

Аннары Вәлиулла хәзрәтне искә алганда бер ак күбәләк ары да очты, бире дә очты, догачыларны да сыйпап-сыйпап алгандай булды. Бу да Раббыбызның бер хикмәтедер, дип уйладым. Хәзрәтнең игелекләрен, изгелекләрен искә алганда, бәлки аның җаны ак күбәләк булып очкандыр...Дога кылучыларга үзенең хәерхаһлыгын белдергәндер. Мин моңа ышанам.

Әлмира ҺӘДИЯ, “Мөслимә” газетасы баш мөхәррире, җәмәгать эшлеклесе, "Ярдәм" мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды