Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ак тирмәдә ниләр бар?

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Ак тирмәдә ниләр бар?

Ак тирмәдә ниләр бар?. Төп яңалыклар Казан каласындагы «Ярдәм» мәчете ишегалдында ак тирмә (ашау-эчү палатасы) бар.

Рамазанның беренче көнендә ифтарга килгән олуг абыстайга – Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайнулла улының олы кызы Зөбәрҗәт Мөхәммәтҗановага мин: “Ак тирмәдә ниләр бар?”-дигән сорау бирдем. Ул: “Рамазан Шәрифнең кабуллыгын теләп килгән кешеләр бар”,-дип җавап бирде.

Әйе, бу тирмәдә Коръән укыла, ифтар - авыз ачу мәҗлесләре үткәрелә, исәннәр һәм әрвәхләр рухына багышлап дога кылына. Биредә укылган догалар кабул булыр, иншә Аллаһ.



Әйе, монда шәфкатьлелек, миһербанлылык, үзара ярдәм, кеше хәлен аңлау, мәрхәмәтлелек дигән төшенчәләр һәр күңелдә тирән тамыр җибәрә. Шушы сыйфатлар биредә нурланып, һәр күңелне назлый шикелле. Халкыбызның үзара бергәлегендә, тынычлыгында, бәрәкәтендә, тарихыбызда, мирасыбызда ак тирмәләр олуг урын алып тора.



Нәкъ менә шуның өчендәдер бәлки Казан мөселманнары, мөслимәләр ак тирмәдә көн саен ифтар мәҗлесендә катнашадыр, дип уйлыйм. Менә шуңа ак тирмәләр һәрчак булсыннар һәм алар безнең рухи халәтебезгә уңай йогынты ясасыннар иде.

Әлмира ҺӘДИЯ фотохәбәре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды