Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Алабугада Казандагы «Ярдәм» мәчете күрмәүчеләре катнашында Мәүлид кичәсе үткәрелде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Алабугада Казандагы «Ярдәм» мәчете күрмәүчеләре катнашында Мәүлид кичәсе үткәрелде

Алабугада Казандагы «Ярдәм» мәчете күрмәүчеләре катнашында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Төп яңалыклар

Алабуганың Мәдәният йортында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган “Мәүлид ән-Нәби” дигән бәйрәм кичәсе уздырылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Алабуга шәһәре җитәкчелеге вәкилләре, күрше районнардагы мөхтәсибләр, Алабуга районы имамнары катнашты.

Бу кичә Изге Коръән китабындагы аятьләрне уку һәм Илдар хәзрәтнең дога кылуы белән башланды. Аннары Илдар хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм үз исеменнән бирегә җыелган халыкны Пәйгамбәрнең Мәүлид кичәсе уңаеннан котлады.

Биредә кунакларга Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турында үтемле вәгазь сөйләнде. Ул Пәйгамбәрнең (с.г.в.) гадәти кеше булуына да карамастан, Изге Коръән сүрәләре буенча тулаем бер мәхәлләне ислам дине нигезендә күркәм тәрбия кылуына багышланган иде. Аннары мондагы халык бергәләп Пәйгамбәрнең (с.г.в.) уңай сыйфатларына багышланган кыска метражлы фильм карады.

Мәүлид кичәсендә “Ярдәм” мәчете егетләре һәм Чаллы кызлары башкаруында мөнәҗәтләр вә нәшидләр башкарылды. Әлеге чарада балаларның “Пәйгамбәребез Мөхәммәд” дигән конкурсына да нәтиҗә ясалды.

Чара тәмамланып барганда, бөтен залдагы халык аягүрә басып, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават әйтте. Бу исә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) кешеләр күңелендә никадәрле зур урын алып торуын күрсәтте.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды