Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Алар күрми дә, ишетми дә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Алар күрми дә, ишетми дә

Алар күрми дә, ишетми дә. Төп яңалыклар Күрмәүчеләрнең тернәкләндерү үзәге булып танылган “Ярдәм” мәчетендә инвалидларның яңа төре белән эшли башларга уйлыйлар. Алар күрми дә, ишетми дә, сөйләшми дә торган кешеләр.

Үзәкнең директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова сүзләренчә, болар иң “өметсез” категория һәм алар белән социаль учреждениеләр дә, туганнары да шөгыльләнергә теләми. Бер үк вакытта сукыр да, ишетмәүче дә булган кешеләр әйләнә-тирәлектән нибары 10 % мәгълүмат ала.
Хәзерге вакытта үзәктә инвалидларны үзара аралаштыруда иң гади булган гадәтләргә өйрәтү өчен белгечләр туплау эше бара. Методиканың үзәгендә куллар белән танып белү мәсләге ята.

-Әлеге методикага моннан 100 ел элек нигез салынган, ул “Лорма әлифбасы” буларак танылган,-дип сөйләде бу хакта Мәликә Гыйльметдинова.-Катлаулы булганга күрә безнең илдә ул киң таралмаган. Инвалидларның мондый төре бик тиз кызып китүчән, алар хисләрен начар тыеп торалар. Әгәр әлеге кеше шактый өлкән яшьтә булса, аңа белем бирүне яңадан башларга туры килә.

Методиканың исеме аның авторы - ишетү сәләтен югалткан күрмәүче философ Иероним Ландесман исеме белән бәйле. Үзенең казанышына ул “Иероним Лорм” дип имза салган. Бу төр әлифбаны Германиянең күрмәүче һәм ишетмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге булган Ганноверда сынаганнар.

Россиядә исә 1963 елдан бирле Мәскәү янындагы Сергиев-Посад каласында сукыр һәм ишетмәүче балаларны укытучы бердәнбер интернат-мәктәп эшләп килә. Интернатны тәмамлаучылар арасында психология фәннәре докторы Александр Суворов, психология фәннәре кандидаты, шагыйрә һәм язучы Ольга Скороходова һәм башкалар бар.

Хәзер Казан үзәге хезмәткәрләре мондый төр укучы инвалидларны эзләү белән мәшгуль. Алар күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләрнең җәмгыятьләрен ярдәмгә чакырды. Әлеге инвалидларның милләте һәм дини, дөньяви карашы әһәмиятле түгел. Мәликә ханым әйтүенчә, инвалидларның бер өлеше генә мәчеткә белем алырга киләчәк, калганнары өендә өйрәтеләчәк.

-Бу эштә безгә булышырга теләүчеләрнең ярдәмен теләп калабыз. Язмыш бу кешеләргә ничек кенә аяусыз булмасын, аларның дөньяга чыгарга мөмкинлеге бар. Бу кешеләргә үзләренең ни өчен Җир йөзенә килүләрен белү, язмыш сынавын ничек узарга икәнен аңлау зарури. Иң мөһиме – алар Раббыбызның мәрхәмәтле булуына төшенсеннәр, - диде Мәликә ханым.

Мәликә ханым Гыйльметдинова – Брайль системасы ярдәмендә Коръәнне өйрәнү методикасын эшләүче, “Зрячим о незрячих” китабы авторы, “Ярдәм” хәйрия фонды тарафыннан чыгарылган “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” орденына лаек булган зат.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды