Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Аның карашы алга төбәлгән

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Аның карашы алга төбәлгән

Аның карашы алга төбәлгән. Төп яңалыклар Казандагы “Ярдәм” мәчетенең Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова узган Җиңү көннәрендә үзенең гомер бәйрәмен үткәрде. Болай әйтү бәлки бик үк хаклыкка да туры килеп бетми торгандыр, чөнки ул үзенең бәйрәменә Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга Коръән укырга өйрәнү максаты белән килгән күрмәүчеләрне – мөселман ир затларын, хатын-кызларны чакырып, кунак итте.

Мәликә ханымны котларга килүчеләр арасында әнисе Сания абыстайның, мөгаллимәләр Ләлә Җиһаншина, Роза Мортазина, Суфия Воробьеваның булуы да рәхәтлек тойгылары бирде аңа. Аларның һәммәсе дә, шул исәптән, “Ярдәм” мәчетендә дини белем алучылар да Мәликә ханымга олуг рәхмәтләрен ирештерделәр.

“Ярдәм” мәчетенең халык белән элемтәсен ныгытуда да Мәликә ханымга тиңнәр юк. Әйе, моннан 10 ел элек “Сөләйман” мәчетендә имамлык кылучы энесе Илдар хәзрәт Баязитов янына килеп, һич тә ялгышмады ул. Биредә Брайль системасын өйрәнде, аннары үзенең белгәннәрен күрмәүчеләргә өйрәтергә кереште. Һәм, әйтергә кирәк, бу өлкәдә шактый уңышларга иреште. Әлегә хәтле мондый үзәкнең Россиядә башка бер урында да булмавы әнә шул хакта сөйли түгелме?

Ә бит күрмәүчеләрне дингә өйрәтүне ул, кем әйтмешли, буш урында башлап җибәрде. Брайльчә китабын да Согуд Гарәбстаныннан үзе алып кайтты. Шуны ноктасыннан өтеренә кадәр өйрәнеп, күрмәүчеләргә тәкъдим итте. Ярый әле аның бу проектын тормышка ашырырдай кешеләр – энесе Илдар хәзрәт һәм “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев табылды. Алар белән эшләве рәхәт тә, нәтиҗәле дә булды. Боларына ул үзе дә куанып бетә алмый. Биредә аның оештыру сәләте дә ачылды. Монда ул үзенең тәүге хезмәт җимешен - “Зрячим о незрячих” дигән русча китабын чыгарып, күрмәүчеләргә таратты. Түләүсез, билгеле. Инде Мәликә ханымның икенче китабы да басылып чыгуга әзерләнде.



Ә боларны эшләү өчен аңа никадәрле йокысыз төннәр үткәрергә туры килде. Аларын бер Аллаһ кына белә дә, ул үзе генә белә. Менә шуларны исәпкә алып, 10 майда үткәрелгән гомер бәйрәмендә Мәликә ханымны “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды исеменнән “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” ордены белән бүләкләде.

1963 елда Рәфкать Баязитов белән Сания ханым гаиләсендә дөньяга килгән Мәликәнең карашы алга төбәлгән. Әйе, алда бихисап күп эшләр көтә аны. Аларны башкаруда зур уңышлар, бәхет-сәгадәт, саулык-сәламәтлек, иминлек, тынычлык телибез үзенә.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды