Әлеге чара район хакимияте, гомуммилли “Ярдәм” хәйрия фонды, “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге һәм район мөхтәсибәте белән берлектә оештырылды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә шәкертләр катнашты. Сабантуйда исә дингә, милли яктан карамастан, барлык яшь буын да күңел ачты. Урта Балтай авылы балалары һәм ансамбльгә йөрүче апалар да бәйрәм яме булды.
Бу көнне барлык игътибар балаларга бирелде. Алар өчен төрле уеннар оештырылды. Зур казанда корбан итеннән пылау пеште. Кайнар коймак, татлы мамык белән сыйлану мөмкинлеге дә бар иде. Алар әти-әниләре белән берлектә рәхәтләнеп ял иттеләр, күңелләре булганчы уйнадылар, аралаштылар, күп итеп бүләкләр оттылар.
Тантаналы өлештән соң “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәгендә ислам дине нигезләре буенча белем алучы балалар чыгыш ясады. Алар бу бәйрәмгә дә ныклап әзерләнгән иде. Гомумән алганда, шушы бер ел эчендә биредә 30дан артык дини чара, укытучылар семинары, укучылар өчен дини бәйгеләр оештырылган.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова әлеге бәйрәмнең әһәмиятен билгеләп узды һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлаулар җиткерде.
-Бүгенге чара балаларга корбан аеның әһәмиятен, ни өчен корбан чалынуын аңлату өчен оештырылды. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән өчен “Ярдәм” хәйрия фонды җитәкчелегенә, “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге җитәкчесе Айназ хәзрәт Сафиуллинга, иганәчеләргә, оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да бергә булып, бердәм булып эшләсәк иде. Бердәм булсак, безнең беркайчан да туган телебез, гореф-гадәтләребез югалмас, буыннан-буынга тапшырылыр. Соңгы елларда дингә зур урын бирелә. Яшьләребез, балаларыбыз Рамазан аенда уразалар тота. Гаиләләр корбан чала, мәҗлесләр уздыра. Мондый изге һәм игелекле эшләр дәвамлы булсын иде, - диде Гөлүсә Галләмова.
“Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге җитәкчесе Айназ хәзрәт Сафиуллин мөселман балалар Сабан туеның районда әле беренче генә тапкыр узуын һәм райондашларны үзенә тартуын билгеләп узды.
-Матур чарабызны бергәләп, балаларның күңелләрен күреп уздырыйк. Ул күңелләрендә матур мизгел булып калсын. Киләчәктә матур утырткан орлыклар тәрбияле, әхлаклы җимешләр биреп, киләчәктә үзебезнең республикабыз, районыбыз өчен зур ярдәмчеләр, әхлаклы шәхесләр, файдалы эшләр кылучылар үссен. Әхлаклы, тәрбияле балаларыбыз булса, киләчәгебез уңышлы булачак, иншаллаһ! Сабан туен уздыруда ярдәм итүчеләргә, иганәчеләргә Аллаһы Тәгалә зур савабын бирсен, - диде ул.
Айназ хәзрәт театраль күренешне әзерләгән һәм оештыру эшләренә өлеш керткән өчен, Миләүшә Алиуллинага “Ярдәм” фонды Президенты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
-Корбан бәйрәме узып китсә дә, балалар өчен матур чара әзерләргә булдык. Корбан бәйрәме чарасы балаларның күңелләрен күрер өчен һәм киләчәктә корбан бәйрәменә багышланган чараларны күбрәк итү максатыннан әзерләдек. Бу бәйрәмнең мәгънәсен, үзенчәлеген, эчтәлеген күбрәк аңлатырга теләдек. Программабызга динебезгә бәйле мөнәҗәтләр, шигырьләр, җырлар кергән, - диде Айназ хәзрәт.
Мөселман балалар Сабан туенда “Ярдәм” фондының имамы Айнур Кучкаров та катнашты. Ул корбан бәйрәме, аның килеп чыгышы турында аңлатып узды. Әлеге бәйрәмнең киләчәк буын өчен әһәмияте зур булуын белдерде.