Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүген «Ярдәм» мәчетендә дин темасына язучы журналистларга ифтар мәҗлесе үткәрелде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүген «Ярдәм» мәчетендә дин темасына язучы журналистларга ифтар мәҗлесе үткәрелде

Бүген «Ярдәм» мәчетендә дин темасына язучы журналистларга ифтар мәҗлесе үткәрелде. Төп яңалыклар

Бүген, ягъни 28 май көнендә “Ярдәм” мәчетенә ислам дине темасына язучы журналистларга авыз ачу мәҗлесе уздырылды. Бу төр каләм ияләрен “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, “Ярдәм” Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова һәм башка хезмәткәрләр каршы алды.

Илдар хәзрәт башта сүз алып, быел тырышып хезмәт куйган каләм ияләренә бүләкләр тапшырды. Алар арасында “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәре Рәшит хаҗи Минһаҗ, “Яңа Гасыр” телевидениесе хезмәткәрләре Илдар Кыямов, "Сираҗи сүзе" газетасы мөхәррире Искәндәр Сираҗи, Альфред Мөхәммәдрәхимов һәм башкалар бар иде.

Әйе, күрмәүчеләрне һәм башка төр инвалидларга ислам дине кыйммәтләрен төшендерү мәсьәләсендә Илдар хәзрәт Баязитов командасы биниһая зур эш башкара.

Аларга мондый ифтар мәҗлесе үткәргән өчен Илдар Кыямов журналистлар исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ә "Сөләйман" мәчетендә ифтар мәҗлесен 74 яшьлек Фәтхрахман Исмәгыйлев үткәрде. Аның иң яхшы иҗат җимеше - "Ярдәм" фонды президенты, улы Илһамдыр, мөгаен. "Мин "Сөләйман" мәчетенә эшкә килеп, күңелемә тынычлык, үземә рухи азык таптым. Ә безнең Дамир хәзрәт ризыкларны бик тәмле пешерә, аш-су осталарың бер якта торсын",-диде Фәтхрахман абый мин бирегә тәравих намазын укырга килгәч. 

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре. 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды