Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүген "Ярдәм" үзәгенә биш ел тулды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүген "Ярдәм" үзәгенә биш ел тулды

Бүген "Ярдәм" үзәгенә биш ел тулды. Төп яңалыклар

«Ярдәм» комплексы укыту-тернәкләндерү үзәген һәм «Ярдәм» мәчетен үз эченә ала. Ә аңа нигез 2002 елда Казандагы "Сөләйман" мәчетенә имам-хатип итеп Илдар хәзрәт Баязитов билгеләнгәч салына. Әлбәттә, башта Илдар хәзрәт шактый гына кыенлыклар кичерә. Хәтта намаз укырга кешеләре дә булмаган мәчеткә килеп ялгышмадыммы икән дигән фикерләр дә килә башына. Мондый чакларда Исхак хәзрәт Лотфуллинның киңәшләре бик ярап куя аңа. Аннары Илдар хәзрәт бертуган апасы Мәликә ханым Гыйльметдинова, Илһам Исмәгыйлев белән сукырлар һәм начар күрүчеләр, чукраклар өчен, ә соңрак ДЦП белән авыручылар, коляскада хәрәкәт итүче инвалидлар һәм Даун синдромыннан интегүче кешеләр өчен курслар үткәрә башлый. Алар шул рәвешле мөселманнар өчен зур игелекле эш башкаралар.

Ә 2013 елның 19 июлендә "Ярдәм" мәчете төзелеп беткәч, әлеге үзәк шунда күчеп, изге гамәлен дәвам итә. Шул вакыт эчендә биредә 15 меңгә якын инвалид ислам нигезләреннән белем алуга ирешкән.

Үзәкнең башка шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торагы, ашханәсе, дәвалау һәм массаж бүлмәләре, компьютер һәм уку сыйныфлары, китапханәсе, типографиясе бар. Һәр төркемдә берничә дистә кеше шөгыльләнә. «Ярдәм» фонды шулай ук тернәкләндерү курсы үтәргә килүчеләрнең юлына да түли.

«Ярдәм» мәчете аң-белем бирүгә зур игътибар юнәлтә, биредә ислам нигезләрен өйрәнү буенча якшәмбе курслары оештырылган.

Мәчеттә шулай ук теләгән һәркем өчен изге Коръәнне яттан өйрәнү буенча курслар да үткәрелә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә