Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүген «Сөләйман» мәчетендә ифтар мәҗлесен Гомәр абый Җамалиев үткәрде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүген «Сөләйман» мәчетендә ифтар мәҗлесен Гомәр абый Җамалиев үткәрде

Бүген «Сөләйман» мәчетендә ифтар мәҗлесен Гомәр абый Җамалиев үткәрде. Төп яңалыклар

Кайберәүләр ислам диненә иртә, икенчеләр исә шактый соң килә. Ә менә 1946 елгы Гомәр абый шушы соңгылары рәтенә керә торгандыр, мөгаен. Ул динебезгә аңлы рәвештә, барысын да уйлап, кем әйтмешли, җиде тапкыр үлчәгәннән соң гына исламга килү бәхетенә ирешкәндер, дип уйлыйм.

Гомәр Сәлахетдин улы Җамалиев 1946 елның 6 октябрендә Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылында дөньяга килә. Армиягә хәтле ул авылда тракторчы булып эшли, аннары 1968 елда армиядән кайткач, Казандагы Моторлар төзү заводына эшкә урнаша. Соңрак “Полимерфото” заводында слесарь-ремонтчы булып эшләргә керешә, биредә ул 1998 елга кадәр, ягъни әлеге оешма тукталганчыга хәтле хезмәт куя.

Рәмзия исемле хәләл җефете белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде ике оныклары бар икән. Тик Гомәр абый ислам диненә шактый соң, быелның яз башында гына килә. Моңа балдызларының да, хатынының апасы да намазлар укуы йогынты ясый. Бүгенге көндә инде Гомәр абый берничә сүрәне яттан белүче мәчет мәхәлләсе кешесе санала.

Бүген аңа һәм гаиләсенә багышлап дога кылганда Дамир хәзрәт Мәрвәров Гомәр абыйга һәм хатыны Рәмзиягә саулык-сәламәтлектә, иминлектә озын-озак гомер кичерүләрен теләде.
“Намазлар укый башлагач, күңелемә, җаныма рәхәт булып китә, үземне бөтенләй икенче кеше итеп хис кылам. Ничек мин элегрәк дингә килмәдем икән - менә шуны аңламыйм”,-диде Гомәр абый Җамалиев саубуллашканда.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды