Халык кайсы гына милләттән булмасын, кайсы гына телдә сөйләшмәсен, Ислам сәләме бар җирләрдә дә бер – «Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!”. Гарәп телендәге әлеге сүзләрнең тәрҗемәсе “Сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәракәте ирешсен!”, - дигәнне аңлата. Ягъни мөселманнар исәнләшкән саен бер-берсенә бәракәт телиләр. Нәрсә соң ул бәракәт?
Ар-Рагиб аль-Исфахани дигән галим әйтте: “Бәракәт – ул берәр нәрсәдә Аллаһның хәерлеге булуы”. Аллаһы Тәгалә “Әл-Әгъраф” сүрәсенең 96-нче аятендә болай дип әйтә: “Әгәр өлкәләрнең халкы иман итсәләр һәм тәкъва булсалар, Без алар өстенә күктән һәм җирдән (килә торган яңгыр һәм ризык кебек) бәракәтләр ачар идек”.
Бәракәт иңүнең һәм көтмәгән җирдән ризык килүнең сәбәбләре:
Иң беренче сәбәб – тәкъва булу. Тәкъва кешеләр – тыелганнан тыелалар, фарыз булганнарны үтиләр. Аллаһы Тәгалә “Әт-Таләк” сүрәсенең 2-3нче аятләрендә болай дип әйтә: “Кем дә кем Аллаһтан курыкса, Ул аңа бер чыгыш (юлы) насыйп итә. Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра”.
Икенче сәбәб – Коръәнне ятлау, аны уку һәм өйрәнү. Аллаһы Тәгалә “Сад” сүрәсенең 29нче аятендә болай дип әйтә: “(Коръәни Кәрим) Мөбәрәк бер Китап ки”. “Та Һа” сүрәсенең 2нче аятендә әйтелә: “(Расүлем!) Без бу Коръәнне сиңа ялыгуың өчен иңдермәдек”. Пәйгамбәребез (с.г.в) «Кяферләр нигә ышанмыйлар икән?» дип борчылып, тәһәҗҗүд намазында бик озак аякта торган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в) әлеге хәлен икенче аятьтән аңнарга була: “(Расүлем!) Әгәр алар бу (илаһи) Сүзгә ышанмасалар, артларыннан (кайгыларга төшеп) өзгәләнеп, үз-үзеңне һәлак итәсеңме?” (“Әл-Кәһф” сүрәсе, 6нче аять).
Берәү әйтте: “Минем Коръәннән көненә укыла торган хизб (өлешем) зурайган саен, минем вакытымда бәракәт арта иде, һәм мин көненә укыла торган өлешемне арттыра бардым, көненә укылганны 10 джузга хәтле арттырганчыга кадәр».
Өченчесе – сату-алуда алдашмау. Пәйгамбәребез (с.г.в) сатып алучы һәм сатучы турында болай дип әйтте: “Әгәрдә алар икеседә туры булсалар һәм үзләренең тауарларының кимчелекләрен аңлатсалар аларның сәүдәләре бәрәкәтле булыр, әгәрдә алар кимчелекләрен яшерсәләр һәм алдасалар сәүдәләренең бәракәтләре бөтер” (Бохари). Пәйгамбәребезнең (с.г.в) бер хәдисендә бер хәл тасвирлана. Пәйгамбәребез (с.г.в) базарда сату итүче бер сәүдәгәр янына килгән. Нидәндер шикләнеп кулын бодай тулы капчыкка тыгып караган да, аның өсте генә коры, асты юеш икәнлегенә инанган. Ягьни капчыкның авырлыгын арттырып күрсәтү өчен сәүдәгәр махсус чи бодай саткан. Пәйгамбәребез (с.г.в) үзенең сәхәбәләренә әйтеп калдыра, кем алдалый, шул бездән булмас, ди.
Дүртенче сәбәб – эшләрне иртәнге якта башкару. Пәйгамбәребез (с.г.в) өммәте өчен шундый дога кылган: “Йә Аллаһ! Өммәтемә иртәнге якны бәракәтле кыл!” (Әбү давыд). Иртәнге якта укыла торган “духә” намазында да бәракәт бар. Кодси хәдистә Аллаһы Тәгалә: “Ий Адәм баласы, җитәрлек сиңа көннең башында (иртән) Миңа дүрт рәкәгать намаз укуың, һәм Мин сине алар ярдәмендә көннең ахырына кадәр бәлә-казалардан коткарам” (Әхмәд).
Бишенчесе – Пәйгамбәребезнең (с.г.в) сөннәтенә иярү. Мәсәлән, ашау-эчүдә Пәйгамбәребезнең (с.г.в) сөннәтләрен үтәү ризыкка бәракәт китерә. Әгәр бөтен кеше бер савыттан ашаса, аш табагының кырыйларыннан, үзеңә якын ягыннан ашау тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: «Алдыгызга куелган аш табагының кырыйларыннан ашагыз, әмма уртадан ашамагыз, чөнки ашның бәрәкәте уртасына иңәр» (Бохари). Пәйгамбәребез (с.г.в) үзеңә салынган ризыкны ахыргача ашарга кушкан: «Чынлыкта, сез ризыкның кайсы өлешендә бәрәкәт булуын белмисез» (Мөслим).
Алтынчы сәбәб – Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылу. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтте: «Әгәр дә сез Аллаһка тиешле дәрәҗәдә тәвәккәл кылсагыз, Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек ризыкландырыр иде. Алар иртә белән карыннары ач килеш чыгып китәләр, ә кич белән карыннары тук хәлдә кайталар» (Әхмәд). Ризык кәсеп итәргә теләгән кеше Аллаһка күңеле белән тәвәкәлләп тырышырга тиеш.
Җиденче сәбәб – шөкер итү. Шөкер итү – кешенең үз хәленнән канәгать булып, Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аны сүз һәм гамәлләр ярдәмендә ирештерү. Коръәни Кәримнең «Ибраһим» сүрәсенең 7-нче аятендә Аллаһы Тәгалә шөкер итүчеләргә нигъмәтләрен арттырырга вәгъдә итә: «...Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын...».
Сигезенче сәбәб - истигъфар кылу. Әгәр дә кеше даими истигъфар кылса, Аллаһ Тәгалә аңа хәерле нәрсәләр бирә, мал-мөлкәтенә бәрәкәт иңдерә һәм аны бәла-казалардан саклый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә Нух пәйгамбәрнең сүзләрен китереп шулай ди: “ ... Тәүбә итеп Раббыгызга истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез Ул гөнаһларны ярлыкаучы. Вә сезгә күктән яңгыр яудырыр, вә сезгә мал белән ярдәм итәр, һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер” (Нух сүрәсе, 10-12 аятьлар).
Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем тәүбәне, истигъфарны даими рәвештә әйтеп йөрсә, Аллаһ Тәгалә аңа бәла-каза килгәндә төрле юлларын ачып Үзе җиңеллекләр тудыра, кайгырганда аны Үзе тынычландыра вә уйламаган җирләрдән ризыкны бирә”, - дип хәбәр биргән.
Тугызынчы сәбәб – туганнар белән аралашу, аларга хөрмәт күрсәтү. Коръәннең күпсанлы аятьләре һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в) хәдисләре Исламда туганлык мөнәсәбәтләренең иң югары урында булуына басым ясый, кешеләрне туганлык җепләрен тиешенчә сакларга өнди. Пәйгамбәребез (с.г.в) болай дип әйткән: «Кем ризыгының киңәюен, гомеренең озын булуын теләсә – туганлык җепләрен сакласын» (Бохари, Мөслим). Шулай итеп, туганлык җепләрен ныгыту, саклау ризыгыбызга, мал-мөлкәтләребезгә бәракәт китерә. Башка бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в) болай дип әйткән: «Туганнарыгыз белән араны саклар өчен үз нәсел шәҗәрәләрегезне өйрәнегез, чөнки туганлык җепләрен саклау туганнар арасына мәхәббәт сала, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта» (Әхмәд, Тирмизи).
Унынчысы – дога кылу. Кодси хәдистә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Әй бәндәләрем! Мин ризыкландырган кешеләрдән кала сез барыгыз да ачсыз. Шулай булгач, Миннән ризык сорагыз, Мин сезне ризыкландырырмын. Әй, бәндәләрем! Мин киендергәннәрдән кала сез барыгыз да ялангач. Миннән кием сорагыз, Мин сезне киендерермен» (Мөслим). Мөслим хәдисләр җыентыгы китабында Пәйгамбәребезнең (с.г.в) шундый догасы риваять ителә: “Аллаhым! Җиде кат күкләрнең hәм бөек гарешнең Раббысы! Безнең hәм hәр әйбернең Раббысы! Тәуратны, Инҗилне hәм Коръәнне иңдергән, орлыкларны hәм төшләрне ачучы Аллаhым! Синең көчен астында булган бөтен әйбернең зарарыннан синең затыңа Сыенам. Син Әүүәлсең (Беренче) ки, Сиңа хәтле бернәрсә дә юк. Син Ахир, Синнән соң бернәрсә дә юк. Син Заһир, Синнән өстен берни юк. Син Батыйн, Синең алдыңда берни була алмый. Минем бурычымны түлә hәм мине бает”.
Унберенче сәбәб – Аллаһы ризалыгы өчен бирелгән садака. Аллаһы Тәгалә “Сәбә” сүрәсенең 39-нче аятендә болай дип әйтә: “(Расүлем!) Әйт: «Һичшиксез, минем Раббым колларыннан теләгәненә ризыкны киңәйтә, (теләгән чагында) аңа тарайта. Әмма (изге юлда) нәрсә дә булса сарыф итсәгез, Ул аның урынына (кат-кат арттырып) алмашын бирер. Ул – ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе». “Әл-Хәдид” сүрәсенең 18-нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Садака биргән ирләр белән садака биргән хатыннар Аллаһка күркәм бурыч бирделәр. Һичшиксез, аларга (саваплары) арттырылачак. Алар өчен (җәннәт кебек) мул әҗер (әзерләнгән)”. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Үзегез ярата торган нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез изгелеккә (ягъни игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына) ирешә алмаячаксыз” (Коръән, 3:92).
Аллаһы Раббымыз һәр беребезгә дә иминлек, муллык-бәракәт насыйп итсен!
Нурислам хәзрәт Кучкаров, “Ярдәм” мәчете.
|