Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Балалар исендә калды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Балалар исендә калды

Балалар исендә калды. Төп яңалыклар

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршындагы хәтфә чирәмле бик күркәм бакчада милли бизәкләргә бай Балалар сабантуе узды. Аны балалар, ятимнәр, карт-коры, саулыкка туя алмаган һәм мохтаҗлар сөенсен диеп «Ярдәм» фонды үзе оештырды.

Балалар өчен махсус Халыкара балаларны яклау көненә якын вакытта «Ярдәм» янында Сабантуй үткәрү матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды

Мәйдан иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Кояш җылы нурлары белән күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде. Балалар бик теләп халык уеннарында катнаштылар. Җиңүчеләр бүләкләргә ия булдылар.

Өлкәннәр дә читтә калмады: әбиләребез яшь чакларын искә төшереп, такмаклар, мөнәҗәтләр әйтеште. Берочтан бәйрәм музыкаль бизәлеш белән дәвам ителде. Балалар төрле көйләргә рәхәтләнеп биеде.

«Сөмбел» исемле бию театры һәм «Кеды» яшүсмерләр клубы бик матур итеп чыгыш ясады.

Казанда язның соңгы көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды