Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин «Ярдәм» мәчетендә җомга вәгазен үткәрде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин «Ярдәм» мәчетендә җомга вәгазен үткәрде

Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин «Ярдәм» мәчетендә җомга вәгазен үткәрде. Төп яңалыклар Бүген, 31 гыйнварда, Россия мөселманнары баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Казандагы "Ярдәм” мәчетендә җомга вәгазен укыды.

Җомга хөтбәсе Рабигуль — әүвәл (аны Мәүлет ае диләр) ае тәмамлануга багышланган иде. Баш мөфти Россиядә исламның яңарышы турында сөйләде. Инвалидларның төрле категорияләре белән эшләгән өчен "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәткә олуг рәхмәтләрен ирештерде.

Тәлгат хәзрәт шулай ук биредә "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы Дамир Фәттахов, бу районнар администрациясе җитәкчесе Радик Шәфигуллин белән очрашты. Очрашу барышында яклар инвалидлар белән эшләү һәм яшьләрне сектант агымнардан саклап калуны тикшерделәр, фикер алыштылар.

Илдар хәзрәт исә Тәлгат хәзрәткә үзенең кичә генә, кем әйтмешли, табадан төшкән "Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» дигән татарча китабын бүләк итте. Баш мөфти Илдар хәзрәтнең яңа китабын югары бәяләве турында әйтте һәм авторга киләчәктә дә зур уңышлар теләде.

«Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды