Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бер үк вакытта күрмәүче һәм ишетмәүче кешеләргә ярдәмгә йөз тоткан хәйрия концерты була

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бер үк вакытта күрмәүче һәм ишетмәүче кешеләргә ярдәмгә йөз тоткан хәйрия концерты була

Бер үк вакытта күрмәүче һәм ишетмәүче кешеләргә ярдәмгә йөз тоткан хәйрия концерты була. Төп яңалыклар Концерттан җыелган акчага персональ компьютерда эшләү өчен брайль системалы электр-магнит җайланмалар алачаклар.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Тагын бер атнадан, мөселманнар өчен ике бәйрәм бергә туры килгән көндә – Ураза гаетенең беренче көнендә һәм һәр атнаны килә торган җомгада Казанда хәйрия концерты була.

Аерым алганда, 17 июль сәгать кичке 6да башланачак игелеккә йөз тоткан әлеге концерт К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Ул исә гомуммәгълүм “Ярдәм” фондының эшчәнлегендәге яңа юнәлешне – “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең күрү сәләте зәгыйфьләрне генә түгел, бер үк вакытта сукыр да, саңгырау да булган кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтеп, аларны тышкы дөнья белән аралашуына ирешүне тормышка ашыру өчен кирәк. Ник дигәндә, берни ишетмәүче-күрмәүче кеше бер үк вакытта караңгылыкта һәм куркыныч тынлыкта үз кабыгына бикләнеп яшәргә, берни белми гомер итәргә мәҗбүр. Компьютер исә аны җәмгыятьнең бер өлеше итеп тояр, кешеләр белән аралашыр өчен сулар һава кебек кирәк. Ләкин моның өчен “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә 15 берәмлек “ФОКУС БЛЮ-40” брайль дисплее (брайлевская строка) – персональ компьютерда эшләү өчен электр-магнит җайланма аласы бар, үзәктә ул нибары 1 генә. Аңлашыла ки, шуның өчен акча кирәк. Аның берсе 195 мең сум тора.

Бүген “Татмедиа” пресс-мәйданчыгында "Татар-информ" агентлыгы үткәргән матбугат конференциясенә “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, әлеге фондның вице-президенты, “Ярдәм” тернәкләдерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова, "Ярдәм" фонды Попечительлек советы башкарма директоры, Әстерхан өлкәсе Татар мәдәниятен үстерү һәм саклау ассоциациясе вәкиле Лирия Кусайманова һәм шагыйрә, “Ярдәм” фонды волонтеры Лилия Сәлахетдинова журналистларга шул хакта һәм шушы тернәкләндерү үзәгенең мөмкинлекләрен сөйләргә дип килде.

Җыеп кына әйткәндә, сентябрьдән башлап “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге сукыр һәм бер үк вакытта чукрак та булган кешеләр белән эшләү юнәлешен ача. Ул кешеләр сукырлык һәм чукраклык буенча инвалидлык ала алмый: яки сукырлык, яисә чукраклык буенча гына, дип аңлатты Мәликә ханым. Берьюлы ике физик сәләтен югалтканнар өчен нинди дә булса ярдәм каралмаган. Алар исә тирә-як дөнья турында 10 гына процент чамасы мәгълүмат ала. Күзләре күрмәгән һәм колаклары ишетмәгән кешеләргә брайль дисплее юнәтү өчен “Ярдәм” фонды белән Әстерхан өлкәсе Татар мәдәниятен үстерү һәм саклау ассоциациясе, ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгында, шундый уртак проект әзерләгән.

17се көнне Тинчурин театрына концертка килүчеләр тамаша карап, зәгыйфь, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булыша ала. Билет бәясе – 1 мең сум. И.Исмәгыйлев сүзләренчә, әгәр концертка бөтен билет сатылып бетсә дә фонд шуңа 2 генә аппарат юнәтә алачак. Хәзергә билетларның яртысы, 450ләбе, сатылган.

Искәртеп үтәбез: үзе эченә мәчет һәм тернәкләндерү үзәген алган “Ярдәм” комплексы (Казан ш., Серов ур., 4а) биләмәләрендә урнаштырылган “Рамазан чатыры” шушы изге айда көн дә 1әр мең кешегә исәпләнгән ифтар үткәрә, быел ТРМДН республикакүләм ифтарга 5 меңләп кеше җыйды, республика буенча мәчетләрдә ифтарлар үткәрелә тора. Изге Коръән иңдерелгән айда изге гамәлләр кылып, сәвап алырга тырышучылар күп. Андый мөмкинлекләр турында “Ярдәм” хәйрия фонды канаты астында “Ярдәм” сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәге, сукырлар өчен продукция чыгараторган “Нур” нәшрият үзәге, “Икрам” социаль ярдәм үзәге эшли, бөтен Россиядән инвалидларны тормышка яраклаштыра, кайчак хәтта тормышка кайтара да. Бүгенге матбугат конференциясендә сүз җәмгыятебезнең әлеге кеше ярдәменә мохтаҗларына булышу мөмкинлекләре турында барды.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды